Азнакаево
  • Рус Тат
  • 17 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 17 гыйнвар 2014 - 11:11
      Әгерҗе авылы халкы сүзне агу итеп түгел, дару итеп кулланачак
      Нәсимә ФАЗЛЫЕВА "Сүзне агу итеп түгел, дару итеп кулланыйк"! Әгерҗе авыл җирлеге хисап җыелышында ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллинаның шушы сүзләре күңелгә аеруча нык уелып калды. Авылның төзеклеген, яшәү шартларын яхшыртуда, яшь буынны тәрбияләүдә бердәм булырга, бергәләп эшләргә чакырды ул. Минем (автор) биредәге хисап җыелышларында күп тапкырлар булганым бар. Аларында...
      447
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2014 - 11:04
      Машинаңа чит кеше утырып, штраф килсә, нәрсә эшләргә?
      Машинаны килешү нигезендә икенче кешегә биреп торган идем. Ул күрәсең, тизлекне арттырган. Миңа штраф түләргә кирәклеге турында квитанция килде. Бу дөресме? Марат Әлеге сорауга Азнакай шәһәр прокуратурасыннан түбәндәге җавапны алдык: Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә фото һәм видеокамералар белән төшерелгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы транспорт чарасы хуҗасы...
      287
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2014 - 11:02
      Азнакай халкының сорауларына тикшерүчеләр җавап бирәчәк
      Тормыш-яшәештә килеп туган сорауларга ачыклык кертү, белешмә-консультацияләр бирү максатында ТР буенча Тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы А.Х.Сәеткулов һәр дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә 8.00-18.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәре, Ленин ур., 30 адресы буенча халыкны кабул итә. Аның урынбасары, юстиция подполковнигы И.А.Гәрәевкә һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 8.00-18.00 сәгатьләрдәмөрәҗәгать итәргә мөмкин....
      285
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2014 - 10:48
      Азнакайда экологик ситуацияне Ленар Әхмәтовның кәҗәләре коткара
      Яңа елны чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәм якынлашканда һәрберебез йорт-фатирларыбызга хуш исләрен бөркеп торган чыршы юнәтү белән мәшгуль була. Бизәлгән, купшы чыршы балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә зур могҗиза булып тора. Ләкин яңа еллар үткәннән соң урман сылукаеның беркемгә дә кирәге калмый: аннан тизрәк котылу...
      302
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2014 - 10:42
      Азнакай аккумуляторчысы Мулланур Кәримов махсус техниканың өзлексез эшләвен тәэмин итә
      Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы Халыкта андыйлар турында сокланып: "Кулы белән төймә генә төйми инде", - дип өстәргә дә онытмыйлар. Белмәгән, җиренә җиткермәгән бер генә эше дә юктыр "Татбурсервис" җәмгыятенең Азнакай участогы аккумуляторчысы Мулланур Кәримовның. Транспортчылар коллективындагы бораулау предприятиеләренә хезмәт күрсәтүче барлык төр автомобиль, махсус техника, тракторларның өзлексез эшләве аның тырышлыгы,...
      355
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2014 - 10:37
      Азнакайдан 90 яшьлек Хөмәйрә Мостафина: "Тормышыбыз затлы бүләкләрѓә бай булмады"
      Нәсимә ФАЗЛЫЕВА - Безнең тормышыбыз затлы бүләкләр, матур чәчәк бәйләмнәренә бай булмады. Гомер көзләрендә район җитәкчеләре, якыннарыңның шундый хөрмәтен, ихтирамын тоюдан да зур бәхет юк, - ди Хөмәйрә апа Мостафина үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләргә сөенечен белдереп. Әйе, ул чор кешеләренең берсенең дә тормышы җиңел булмаган. Сугыш чоры...
      581
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2014 - 10:29
      Бергә бәхетле: Юнысовлар гаиләсенең искиткеч язмышы
      Филүзә Хәмидуллина Шөкер, Азнакай районында үрнәк булырдай тату гаиләләр күп. Мәнәвез бистәсендә гомер итүче Миләүшә һәм Габделхәй Юнысовлар - шундыйларның берсе. Бер караганда, башка гаиләләрдән аермалары да юк кебек. Әмма шундый матур тормыш Юнысовларга җиңел генә бирелмәгән... Моннан 30 ел элек аларның гаиләсенә иңнәр күтәрә алмаслык кайгы килә. Габделхәй ул...
      337
      0
      0
    • 17 гыйнвар 2014 - 09:46
      Азнакайда пассажирлар автобуста нәрсә хакында сөйләшә
      Лиза Нур Автобусның чираттагы тукталышында ишектән бәрелә-сугыла, аты-юлы белән сүгенеп бер исерек килеп керде. Аннан аңкыган исне сөйләп-аңлатмалы гына түгел, иснәп карарга кирәк. Кыскасы, сез тоемладыгыз. Әлеге ир-ат күзен акайтып утырырга урын эзләп карашы белән салонны айкаганда, һәркем урындыкка тагын да ныграк чүмәшеп, аның үзе яныннан ничек тә читтәрәк урнашуына...
      400
      0
      0
    Реклама