Азнакаево
  • Рус Тат
  • 13 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 13 гыйнвар 2014 - 13:03
      "Ел әйдаманы" республика бәйгесенең абсолют җиңүчесе – Азнакайдан Регина Зәйниева
      VIII республика әйдаманнар осталыгы бәйгесендә Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең өлкән сыйныфлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Регина Зәйниева беренче урынны яулады. Әлеге конкурста республиканың төрле районнарыннан өлкән әйдаманнар, педагог-оештыручылар, балаларга өстәмә белем бирү педагоглары, балалар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты. Жюри азнакайлыларның һөнәри осталыгына иң югары бәя бирде.
      332
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2014 - 12:52
      Азнакайда укытучылар өчен олимпиада мәсьәләләрен чишү буенча мастер-класс узды
      Мәгълүмати-методик үзәктә КНИТУ-КАИ Әлмәт филиалы районыбызның математика һәм физика укытучылары өчен олимпиада мәсьәләләрен чишү буенча мастер-класс үткәрде. Укытучылар шулай ук олимпиада хәрәкәтендә катнашу тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
      289
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2014 - 08:02
      Азнакайга сизелерлек суыклар ялларда киләчәк
      Гыйнвар ае Азнакай халкын я кинәт салкыннар белән, я кыш уртасында яңгыр яудырып аптыратып бетерде. Бу атнада да үзгәрешләр булмас, ахрысы. Һава болытлы, 14, 17, 18 гыйнварда кар явуы ихтимал. Кояш безнең якларга киләсе дүшәмбе генә киләчәк. Ул да бер генә көн кунак булачак. Бу атна башында температура 1-5 градус...
      300
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2014 - 05:48
      Татарстан Республикасы беренчелегендә Азнакайның яшь спортчылары шәхси рекордлар яулады
      Алабуга шәһәрендә узган 1997-98, 1999-2000 нче елгы үсмерләр арасындагы республика кышкы шәхси беренчелек ярышларында Азнакайның "Лидер", Актүбәнең "Барс" спорт мәктәпләре укучылары яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтте. Өчләтә сикерүдә Рәилә Газизова көмеш, биеклеккә сикерүдә Андрей Шәйхулов шулай ук көмеш, Наталья Родионова каршылыклар белән йөгерүдә бронза медальләргә лаек булдылар. Бүгенге көндә Казанда Олимпия...
      201
      0
      0
    • 13 гыйнвар 2014 - 05:20
      Азнакай янгын сүндерүчеләре гадәттән тын хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды
      Салкын кышта янгын чыгу очраклары да арта төшә. Бу елның беренче көннәрендә районда янгын чыгу очраклары да артып китте. Күктәкә авылында сарай, Уразайда мунча янды. Бәла беркемгә дә сорап килми. Әмма, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә, бәла-казалар да сезне читләтеп үтәр. Кыш көннәрендә торак йортларда янгын куркынычы аеруча арта. Чөнки...
      392
      0
      0
    Реклама