Азнакаево
  • Рус Тат
  • 17 декабрь 2013 яңалыклары

    • 17 декабрь 2013 - 11:07
      Азнакай район башлыгының чыршы бәйрәмнәре башлана
      Муниципаль район башлыгының чыршы бәйрәмнәре 26 декабрьдә башлана. Бу көнне Кыш бабай һәм Кар кызы 13.00 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә - физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, 27 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә - опекага алынган һәм ятим балаларны, 28 декабрьдә район-шәһәр Мәдәният йортында сәләтле балаларны чыршы янына чакыра.
      317
      0
      0
    • 17 декабрь 2013 - 11:03
      Кыш бабай мөмкинлеләре чикләнгән балалардан хатлар көтә
      Яңа ел - ул теләкләр һәм хыяллар чынга аша торган бәйрәм. Кыш бабай районыбызда яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән балалардан хатлар көтә. Хөрмәтле балалар! Сез бәйрәмгә нинди бүләкләр алырга теләр идегез? Хатларыгызны социаль яклау, яшьләр, мәдәният идарәләренә юллагыз, андагы хезмәткәрләр аларны Кыш бабайга тапшырачак. Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара,...
      362
      0
      0
    • 17 декабрь 2013 - 10:58
      Азнакай чыршылары бәйрәмгә чакыра
      Яңа ел якынлашканын хәбәр итеп, урамнарда чыршылар купшылана, төсле утлары белән күңелләргә бәйрәм рухы сибә. Быел үзәк чыршы 26 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында ачыла. Биредә азнакайлыларны театральләштерелгән тамаша, бәйрәм концерты көтә. Чыршы ачу тантаналары шулай ук 24 декабрьдә Яшьләр паркында 18.00 сәгатьтә, Мәнәвез бистәсендә 17.00 сәгатьтә; 25 декабрьдә Яңа...
      320
      0
      0
    • 17 декабрь 2013 - 10:43
      Азнакайда Әбүнәче көне үткәрелә!
      19 декабрь көнне 9дан 15 сәгатькә кадәр "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин ур., 6 нчы йорт) "Әбүнәче көне" уздыра. Бу көнне "Маяк"ка язылган һәр кеше газетага язылу бәясеннән ким булмаган бүләккә - затлы китапка ия булачак. "Әбүнәче көне"ндә почта хезмәткәрләре тәмле чәй дә тәкъдим итәчәк.
      282
      0
      0
    • 17 декабрь 2013 - 10:40
      Азнакайда кышкы сезон ачылуга багышланган чаңгы ярышы уза
      Җирлегебездә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора. 21 декабрьдә шәһәрнең чаңгы базасында Азнакай һәм район предприятие, оешма, учреждениеләре арасында кышкы сезон ачылуга багышланган спорт бәйрәме була. Ярышлар сәгать 10 да башлана.
      304
      0
      0
    • 17 декабрь 2013 - 09:26
      Азнакай шәһәр прокуратурасы боз сөңгеләренә каршы
      Кинәт яуган кар, бер җылытып, бер салкынайтып торган һава торышы һәммәбезгә дә сак булырга: аска да, өскә дә караштырып йөрергә искәртә. Йорт түбәләреннән кар (боз да булырга мөмкин) ишелеп төшү куркынычы булса, аяк асты бозлавык. Боз сөңгеләренең кешегә генә түгел, кешенең милкенә (әйтик, машиналарга) дә зыян салуы ихтимал. Әлбәттә ТСЖлар,...
      408
      0
      0
    • 17 декабрь 2013 - 09:22
      Актүбәлеләргә Яңа ел бүләге
      Наталья ГРИШИНА, матбугат үзәге җитәкчесе Менә дистә елләр инде Актүбәнең гомуми мунчасы бистә халкы яшәешенең аерылгысыз бер өлеше булып тора... Актүбәлеләр өчен ул гадәти юыну урыны гына түгел, бигрәк тә өлкәннәрнең - күптәнге якын дусларның, танышларның иң яраткан күрешү, үзара аралашу җире дә. Ай саен биредә меңнән артык кеше тәненә...
      327
      0
      0
    • 17 декабрь 2013 - 05:00
      Азнакай район һәм шәһәр Советлары депутатлары игътибарына!
      2013 елның 19 декабрендә 10.00 сәгатьтә Азнакай район Советының утырышлар залында (Ленин ук., 22) район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы уза. Көн тәртибендә: 1. "2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районы бюджеты турында". 2. "2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районының "Азнакай шәһәре" муниципаль...
      311
      0
      0
    • 17 декабрь 2013 - 04:56
      Азнакайда хокук бозу
      Азнакайдагы җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларның җинаять эшләренә күз салсаң, күбесенең аларны исерек хәлдә кылганнары күренә. Эчкечелекнең беркайчан да юньлегә алып бармавы хакында никадәр сөйләнде, язылды икән? Ләкин исерекләрне барысына да диңгез тубыктан булып кала. Нәтиҗәдә җимерелгән язмышлар, рәшәткә артында үткән гомер... Шулай да барлык җинаятьләрне дә аларга гына сылтап...
      386
      0
      0
    Реклама