Азнакаево
  • Рус Тат
  • 16 декабрь 2013 яңалыклары

    • 16 декабрь 2013 - 11:23
      Азнакай хатыннары эчү юлында, ә балаларны аталары карый
      Заман ахыры галәмәтеме, ирләр бала карый, хатыннары дөньяларын онытып, эчү юлында. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышларында мондый хәлләргә елдан-ел күбәрәк юлыга барабыз. Ир эчсә - ярты балә, хатын эчсә - гаилә таркала. Өч баласын язмыш кочагына ташлап, хәмерне алардан өстенрәк күргән ана хакында ни әйтәсең? "Яшел елан" аңыңны томалап...
      319
      0
      0
    • 16 декабрь 2013 - 11:10
      Азнакайлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
      20 декабрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Аның кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә (Азнакай шәһәре, Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) халыкны бушлай кабул итү оештырыла: 8.00-11.00 сәгатьләрдә Азнакай нотариаль округы нотариуслары; 11.00-14.00 сәгатьләрдә Азнакай районы буенча ТР адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Ваничкина Нина...
      309
      0
      0
    • 16 декабрь 2013 - 11:02
      Азнакай шәһәр Советы депутаты халыкны кабул итә
      19 декабрьдә 15.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) шәһәр Советы депутаты, Азнакай үзәк район сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен тел. 7-01-92.
      255
      0
      0
    • 16 декабрь 2013 - 10:50
      Быел Азнакайда кар 3 тапкырга күбрәк яуган
      Районыбыз синоптиклары әйтүенә караганда, соңгы атнадагы явым-төшем күләме узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк булган. Бу көннәрдә Азнакай шәһәре, Мәнәвез, Яңа Юл микрорайоннары юлларын чистарту белән шөгыльләнүче "МППБиО" җәмгыяте үз карамагындагы 15 махсус техниканы иртәнге сәгать 3-4ләрдә үк рейска чыгара. Җәяүлеләр юлын чистарту өчен быел гына махсус...
      226
      0
      0
    • 16 декабрь 2013 - 10:43
      Азнакайда игелек марафоны узды
      Язмышларның ничек языласын беркем дә белми. Дөньяда төрле хәлләр була, кемдер авариягә эләгә, кемнеңдер ишеген каты авыру шакый, ә кемнәрдер якты дөньяга аваз салганда ук физик кимчелекле булып туа... Чарасызлыктан гаҗиз булып, сыгылып төшкәндә адәм баласына кайчак бер җылы сүз, ихлас күңелдән сузылган ярдәм кулы да җитә. 13 декабрьдә Азнакай...
      264
      0
      0
    • 16 декабрь 2013 - 10:39
      Бөтендөнья татар Конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесенә Рәхмәт хаты тапшырылды
      Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар Конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе Зөлхия Миңнехановага Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма Комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды. "Киләчәктә дә Сезгә иҗади ялкынлык, эшчәнлегегездә уңышлар телибез", - диелгән Рәхмәт хатында.
      293
      0
      0
    Реклама