Азнакаево
  • Рус Тат
  • 11 декабрь 2013 яңалыклары

    • 11 декабрь 2013 - 12:35
      Яңа ел фейерверклары Азнакайда тыелырга мөмкин
      Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр янгынга каршы махсус режим кертү турындагы фәрманга кул куйды. Әлеге документ нигезендә сәнагәть, транспорт, инфраструктура, ягулык-энергетика комплекслары (шул исәптән сызыклы) объектлары чигеннән мең метр, торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыклары, халык күп йөри торган объектлар чигеннән 300 метр...
      361
      0
      0
    • 11 декабрь 2013 - 10:45
      Азнаканың яшь спортчылары яңа җиңүләр яулады
      Һәр ата-ана баласының сәламат, таза булып үсүен тели. Азнакайда исә моның өчен барлык шартлар да тудырылган. "Юбилейный" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь егет-кызларның яңа җиңүләре аңа бер дәлил булып тора. Тренерлар М.Әхмәтшин һәм Ф.Хәйруллин истәлегенә багышланган егетләр арасында бокс һәм кикбоксинг буенча ачык фестивальдә үз авырлыгында Ринат һәм Ильяс Гариповлар җиңүче...
      340
      0
      0
    • 11 декабрь 2013 - 10:01
      Азнакай Яшьләр үзәге инвалидлар өчен электрон фотокүргәзмә уздырды
      10 декабрьдә Яшьләр үзәге физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны "Без янәшә, без бергә" дигән кичәгә җыйды. Балалар электрон фотокүргәзмә белән таныштылар, бик күп файдалы шөгыльләргә өйрәнделәр: белгечләр алар белән психологик уеннар, модульле оригами, дәвалау гимнастикасы, квиллинг, яулыктан уенчык ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Фото http://kpfu.ru/
      306
      0
      0
    • 11 декабрь 2013 - 09:57
      Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары “Яшь вокалчы” төбәк конкурсының лауреатлары булды
      Әлмәттә узган "Яшь вокалчы" төбәк конкурсында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. Алсу Дәүләтгәрәева (укытучысы - Н.Шәрифуллина) - икенче дәрәҗә, Динарис Бәширов (Р.Хәбибуллина), Ләйсән Гайфиева (Р.Яруллина), Алсу Кәлимуллина һәм Элина Нәбиуллина (Н.Шәрифуллина) - өченче дәрҗә лауреат, Виктория Куцына дипломант булдылар. Әлеге бәйгедә нефть төбәгендәге балалар сәнгать, музыка мәктәпләре һәм...
      366
      0
      0
    • 11 декабрь 2013 - 09:18
      Азнакай депутатлары инвалидларга шәхси ярдәм күрсәтә
      Районда 4180 инвалид яши. Шуларның 155 е - урында ятып кына тора. Бу көннәрдә район җитәкчеләре, депутатлар алар янына барып, хәлләрен белештеләр, шәхси хисапларыннан меңәр сумлык бүләкләр әзерләп тапшырдылар. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин кебек бишәр инвалидка ярдәм күрсәтүчеләр дә булды.
      340
      0
      0
    • 11 декабрь 2013 - 07:35
      Азнакайга салкыннар килә
      Азнакайда бу атнада шактый суык көннәр көтелә. Көндез температура 10-13 градуска төшәчәк. Төнлә термометр баганасы -14 градус күрсәтәчәк. Көн болытлы. Гомумән Татарстан буенча 11 декабрьдә аязучан болытлы һава, урыны белән кар. Иң югары темперетура 9-14 градус суык, аяз вакытта -17 гә кадәр төшә, көндез иң суыгы 8-13 градус нульдән түбән...
      306
      0
      0
    • 11 декабрь 2013 - 03:58
      Азнакайда сукырлар өчен тифломәгълүмат үзәге ачылды
      Район үзәк китапханәсе күпләр өчен белем һәм мәгълүмат учагы булып тора. 23 мең китап укучысы арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә җитәрлек. Алар өчен төрле кичәләр, китап тәкъдир итүләр оештырыла. Ә 10 декабрьдә биредә сукырлар өчен тифломәгълүмат үзәге ачылды. Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре ун елдан артык инде бу бу төр категория...
      323
      0
      0
    • 11 декабрь 2013 - 02:45
      Азнакайда грипп белән авыру очраклары арту күзәтелми
      Азнакайда ОРВИ һәм грипп белән авыру очраклары арту күзәтелми. Районда эпидемиологик хәл нормада. Мәктәп һәм балалар бакчалары карантинга әлегә ябылмый, дип хәбәр итте баш табиб урынбасары Светлана Ибрагимова.
      343
      0
      0
    Реклама