Азнакаево
  • Рус Тат
  • 10 декабрь 2013 яңалыклары

    • 10 декабрь 2013 - 10:04
      Актүбә бистәсенең гомуми мунчасы тулысынча төзекләндерелде
      Актүбәдә ярты гасырдан артык эшләүче, бистә халкының яратып йөри торган урынына әверелгән гомуми мунчаның төзелгәннән бирле җүнле-башлы ремонт күргәне юк иде. Ниһаять, быел биредә күптән көтелгән капиталь ремонт үткәрелде - бина заманча төс алды, эчендәге сантехника җиһазлары тулысынча алыштырылды. Яңартылган мунчаны ачу тантанасы шушы атна азагында булачак.
      282
      0
      0
    • 10 декабрь 2013 - 06:31
      Азнакайда спорт белән 20 448 кеше актив шөгыльләнә
      Азнакайда атналык киңәшмәдә районның физкультура, спорт һәм туризм идарәсе тарафыннан башкарылган чаралар, һәм спорттагы нәтиҗәләр белән идарә җитәкчесе Рәфис Миңнеханов таныштырды. Бүгенге көндә 20448 азнакайлы актив спорт белән шөгыльләнә, бу халыкның 32 проценты дигән сүз. Район башлыгы киләчәктә спортка тагын да күбрәк кешене тартырга һәм балаларны кечкенәдән физкультура белән шөгыльләнергә...
      266
      0
      0
    • 10 декабрь 2013 - 06:30
      Азнакайда бәйрәм чорында саклык тәэмин итү мәсьәләләре каралды
      Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, юбилярларны бүләкләүләрдән һәм узган җиде көндә булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады. Район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән киңәшмәдә катнашучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров таныштырды. Ул узган җиде көндә...
      520
      0
      0
    • 10 декабрь 2013 - 06:22
      Азнакайда Ватан Геройларын хөрмәтләделәр
      9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Азнакай үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Герое, 8 Социалистик Хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Ватан геройлары көне уңаеннан Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримовны дүшәмбе киңәшмәсендә тәбрикләп, истәлек бүләкләре тапшырды. Бу көнне ул шулай...
      292
      0
      0
    • 10 декабрь 2013 - 06:14
      Азнакайда халыкны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары кабул итәчәк
      11 декабрьдә 14.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР да "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов халыкны кабул итә. Алдан 7-01-92 телефоны аша...
      274
      0
      0
    • 10 декабрь 2013 - 06:09
      Азнакайда киләсе елның бюджет проекты каралды
      Дүшәмбе, 9 декабрьдә, район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Депутатлар башта 2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районының төп социаль-икътисади үсеше күрсәткечләренә фаразлар турында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов докладын тыңлады. Киләсе елда территориаль тулаем керем 47 млрд. сум тәшкил итәр дип фаразлана. Төп өлешне...
      250
      0
      0
    • 10 декабрь 2013 - 05:59
      Азнакайда Яңа ел алдыннан сатуга суррогат шампан шәрәбе дә чыккан
      ... Берәү кунаклар җыйган. Шешәне ачып җибәрсәләр, анда аракы урынына су. "Безгә шундый шалтыратулар да була", - диде территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Лариса Дәүләтшина Азнакай район Советында эшмәкәрлек һәм алкоголь продукциясен законсыз сатуга багышланган киңәшмәдә. Әмма, су гына салганнар бит әле, агу түгел шунысына бәлки сөенергә кирәктер. Юкса, белмичә контрафакт...
      349
      0
      0
    • 10 декабрь 2013 - 05:54
      Азнакайда төнгә юл читендә калган машиналар кар чистартырга комачаулый
      Кар туктаусыз ява да ява. Юлда йөрүчеләр һәм юл чистартучыларга бер дә җиңел түгел. Без әлеге мөһим теманы даими дәвам итәргә һәм үзебезнең контрольгә алырга карар кылган идек. "МПППБи О" ААҖгә шалтыратып, бу көннәрдә эшнең торышы белән кызыксындык. Алар әйтүенчә, җәмгыять юлларны чистартуда булган барлык резервларны кулланып, тулы куәтенә эшли....
      301
      0
      0
    Реклама