Азнакаево
  • Рус Тат
  • 6 декабрь 2013 яңалыклары

    • 6 декабрь 2013 - 10:38
      Азнакай йортларына мыеклач коңгызлар һөҗүм итәргә мөмкин
      Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды. Аларны да сата башладылар инде. Тик күңел урманда ускәнне якынрак күрә. Чит илләрдән кайтарылганын сәүдә нокталарыннан инде күптән алырга...
      240
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 10:16
      Азнакайда 6 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде
      Балигъ булмаганнар мәнфәгатен яклау - Азнакай шәһәр прокуратурасы эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Прокуратура ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында шәһәр судына 6 дәгъва гаризасы җибәрде. Җавапчылар арасында, әлбәттә, әниләр өстенлек ала. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, мондый катгый чаралар бары тик шартлар тулысынча расланган һәм кичектергесез булганда гына күрелә....
      279
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 07:54
      Азнакай ветераннары “Моя газета” журналисты Ирина Чудновская белән очрашкан
      Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советына "Моя газета" редакциясеннән журналист Ирина Чудновская килгән. Максаты: Азнакай муниципаль районы ветераннарының эш тәҗрибәсен өйрәнеп, матбугат чаралары аша киң җәмәгатьчелек белән уртаклашу. Ул шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек мәсьәләләре, Әгерҗе авыл беренчел ветераннар советы эше белән дә кызыксынган. Журналист Азнакай ветераннарының тәҗрибә...
      360
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 07:43
      Азнакай мәктәпләрендә укычыларны наркотиклар куллануга тикшерүгә каршы килүчеләр булмады
      Барлык укычыларны наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга тикшерү турында закон декабрь башында көченә керде. Азнакайлыларның моңа карашы нинди? Фәния Рамазанова, табиб-нарколог: -Районыбызда укучыларны наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга тикшерү күптәннән бара. Минемчә, монда бер куркыныч та юк, чөнки закон укучыларны үз ирекләре белән һәм ата-аналар рөхсәте нигезендә генә тикшерүне рөхсәт...
      258
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 06:57
      Азнакайда Казахстанда җитештерелгән 120 ящик алкоголь продукциясе табылган
      "Алкоголь" оператив-кисәтү чаралары кысаларындагы тикшерү барышында "Фиат Дукато" автомашинасы әрҗәсендә Казахстанда җитештерелгән 120 ящик алкоголь продукциясе табыла. Хәзерге вакытта эчемлеккә экспертиза уздырыла. Аның нәтиҗәсе буенча тиешле карар чыгарылачак.
      227
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 06:49
      Азнакайда өч кешедән торган төркемнең 15 җинаять эше ачыкланган
      Кәкре Елга авылында бер ир-ат өйдәш хатынының эченә пычак белән кадый һәм, кыек эшен яшерү максатыннан, үзенә "һөҗүм" оештыра - пычак белән бил тирәсенә җәрәхәт ясый, коралын яшерә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм материал тикшерү комитетына җибәрелгән. ××× ЭЭМның Сарман районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Җәлил бистәсендә гараж таларга...
      196
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 06:45
      Азнакайда СПИД белән авыручы 183 кеше теркәлгән
      СПИД - мәкерле чир. Азнакай районында ВИЧ-инфекция белән авыручы 183 кеше теркәлгән, шуларның 6 сы балалар. Агымдагы елда янә 13 очрак ачыкланган. ВИЧ гадәти аралашу шартларында күчми. Әлеге инфекция җенси мөнәсәбәтләр, кан аша һәм анадан балага (авырлы чорда, бала тапканда һәм имезгәндә) күчәргә мөмкин.
      281
      0
      0
    Реклама