Азнакаево
  • Рус Тат
  • 4 декабрь 2013 яңалыклары

    • 4 декабрь 2013 - 07:46
      Азнакайга суыклар килә
      Азнакайда һава торышының сизелерлек суынуы көтелә. Бүген азнакайлылар чын кышкы салкынны инде сизгәндер. Төнлә -12-14 градус суык булачак, кич болытлы, явым-төшемсез. Көндез дә районыбызда -12-14 градус суык, дип хәбәр итә Татарстан гидрометеорологлары. Көндез кояшлы, явым-төшем көтелми.
      315
      0
      0
    • 4 декабрь 2013 - 06:30
      Азнакай мунчалары хәйрия акциясе уздыра
      Инвалидлар декадасы уңаеннан Азнакайда күп чаралар үткәрелә. Аларның барысы да физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне яклауга юнәлдерелгән. Әлеге декада кысаларында инвалидлар таныклыклары нигезендә 15 декабрьгә кадәр Азнакай һәм Актүбә мунчаларында бушлай юына ала. Мәдәният йорты каршындагы "Юлдаш" агитбригадасы да бу көннәрдә уздырыла торган хәйрия акцияләрендә үз өлешен кертә. Балтач авылында концерт...
      351
      0
      0
    • 4 декабрь 2013 - 05:29
      Азнакайның “Акчарлак” ресторанында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм узды
      Без мәрхәмәтлерәк була барабыз. Язмыш сынауларына дучар булганнарга ярдәм кулы сузучылар, башкалар кайгысын үзенең йөрәге аша уздыручылар артканнан-арта. Быелгы инвалидлар декадасында башкарыла торган чараларда моңа тагын бер кат инанасың. 3 декабрдә шәһәребезнең "Акчарлак" ресторанында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен узган бәйрәм кичәсе дә күңелне кузгата торган мизгелләргә бай булды. Әнә,...
      404
      0
      0
    • 4 декабрь 2013 - 05:28
      13 декабрь көнне Азнакайда хәйрия марафоны үтәчәк
      13 декабрь көнне шәһәрдә хәйрия марафоны үтәчәк. Чара барышында җыелган акчалар тулысынча инвалидларга ярдәмгә китәчәк. Марсель Шәйдуллин мондый хәйрия акцияләре 10 декабрьгә кадәр һәр авыл җирлегендә уздырылырга тиеш дип билгеләде. Исегезгә төшерик, 3 декабрьдә Азнакайда инвалидлар декадасы башланды. Шулай ук укыгыз: Татар эстрада йолдызлары мөмкинлекләре чикләнгән Азнакай балаларының хыялларын тормышка...
      331
      0
      0
    • 4 декабрь 2013 - 05:26
      Азнакай халкы коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясата ала
      Газета укучыбыз Мөнирә Хәсәнова вакытлыча фатирда яшәмәгән чорда (отпуск, сырхауханәдә ятканда, санаторийда булганда) коммуналь хезмәтләргә түләү тәртибен аңлатуыбызны сорап редакциягә мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге сорауга ТР буенча Азнакай районы Роспотребнадзор идарәсе территориаль органы начальнигы Илдар Дружковтан түбәндәге җавапны алдык: - Әгәр дә сез чираттагы ялыгызны читтә уздырасыз, озак вакытлы командировкага...
      338
      0
      0
    • 4 декабрь 2013 - 05:18
      Наил Сабирҗанов Азнакай районы Советының авыл җирлекләре белән эшләү бүлеген җитәкләде
      Район Советының авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге мөдире итеп Сабирҗанов Наил Галиәскәр улы билгеләнде. Ул Көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтын, ТР Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә Академиясен тәмамлый. Җирле үзидарә органнарында 2003 елдан бирле эшли.
      570
      0
      0
    • 4 декабрь 2013 - 05:09
      Азнакайда әниләрне хөрмәтләделәр
      Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул - Әниләр көне. Бу фани дөньяда ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрдән дә җылырак, ныграк, шул ук вакытта аннан да нечкәрәк хисләр юктыр, мөгаен. Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган бу бәйрәм районыбызда ел да...
      486
      0
      0
    • 4 декабрь 2013 - 05:07
      Эльвира Зарипова Азнакай мәгариф идарәсе начальнигы итеп билгеләнде
      Мәгариф идарәсе начальнигы итеп Зарипова Эльвира Йолдыз кызы билгеләнде. Ул 1994 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Моңа кадәр мәгариф идарәсе начальнигы вазифасын башкарган.
      378
      0
      0
    Реклама