Азнакаево
  • Рус Тат
  • 19 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 19 ноябрь 2013 - 10:45
      Азнакай почтамты “Әбүнәче көне” үткәрә
      «Маяк» газетасы редакциясе 21 ноябрьдә 9.00-15.00 сәгатьләрдә Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) белән берлектә "Әбүнәче көне" үткәрә. Бу көнне биредә чәй эчү дә оештырылачак. «Маяк»ка язылучы һәркемне бүләкләр көтә!
      338
      0
      0
    • 19 ноябрь 2013 - 10:17
      Азнакайда террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды
      Кичә Азнакай муниципаль районы террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда агымдагы мәсьәләләр тикшерелде. Шулай ук узган пәнҗешәмбе көнне балалар иҗаты үзәгендә мәдәният, спорт учреждениеләре, китапханәләр җитәкчеләре катнашында әлеге җәмәгатьчелек урыннарында куркынычсызлык чараларын үтәү буенча киңәшмә үтте. Чарада район җитәкчелеге һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашты. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/
      337
      0
      0
    • 19 ноябрь 2013 - 09:27
      Азнакай халкы җинаятьләр турындагы гаризаларны кабул итмәү очраклары турында хәбәр итә ала
      Азнакай шәһәр прокуратурасы район эчке эшләр бүлегендә, тикшерү комитетының, суд приставларының Азнакай районара бүлекләрендә, Азнакай районы буенча Россия МЧС күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә җинаятьләр турындагы хәбәрләрне кабул итү һәм карау закончалыкларының үтәлешен тикшерү уздыра. Югарыда аталган хокук саклау органнары җинаятьләр турындагы хәбәрләр һәм гаризаларны кабул итмәгәндә, игътибарсыз калдырганда 7-07-88 телефоны аша...
      387
      0
      0
    • 19 ноябрь 2013 - 05:56
      Азнакай юлларында 215 административ хокук бозу очрагы ачыкланган
      Узган атнада район һәм шәһәр юлларында теркәлгән 21 юл-транспорт вакыйгасында зыян күрүчеләр булмаган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 215 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Алар арасында 4 кеше исерек килеш автомобиль белән идарә иткән, 1се - таныклыксыз булган, 38е - куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 8е - балаларны махсус утыргычсыз йөрткән, 12се - алгы...
      380
      0
      0
    • 19 ноябрь 2013 - 05:38
      Азнакайда әтиләр берлеге эшчәнлеге торгызылды
      Мәгълүмати-методик үзәк базасында әтиләр берлеге утырышы узды. Анда шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 30 кеше катнашты. Алар мәгариф системасының уңай һәм тисәкре яклары, бала тәрбияләүдә мәктәп белән ата-аналарның хезмәттәшлеген яхшырту буенча фикер алыштылар, берлекнең эшчәнлеген активлаштыруны, мәгариф учреждениеләрендә әтиләр өчен ачык ишекләр көне уздыруны тәкъдим иттеләр.
      307
      0
      0
    • 19 ноябрь 2013 - 05:30
      Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны кабул итә
      21 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге секретаре, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин халыкны кабул итә. Алдан 7-01-92 телефоны аша язылырга мөмкин.
      339
      0
      0
    Реклама