Азнакаево
  • Рус Тат
  • 13 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 13 ноябрь 2013 - 10:44
      Азнакай авылларында участок полиция хезмәткәрләре өчен яңа өйләр салдылар
      Билгеле булганча, сентябрь аенда Тымытык һәм Вахит авылларында участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплекслары төзелә башлаган иде. Кыска гына вакыт эчендә әлеге йортлар сафка бастырылды. Аларның икесе дә йорт җиһазлары белән тәэмин ителгән. Узган атнада Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш советнигы Булат Фәхретдинов һәм район башлыгы...
      267
      0
      0
    • 13 ноябрь 2013 - 05:52
      Азнакайда бер сугыш ветеранын да игътибардан читтә калдырмаячаклар
      Чираттагы атналык киңәшмәдә район һәм шәһәр тормышына кагылышлы төп мәсьәләләр күтәрелде. Оператив хәл белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров таныштырды. Ул узган атнада оператив-тикшерү чаралары вакытында Актүбә кешесендә наркотик матдәләр табылуын билгеләп үтте. Ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов Казанда ТР ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасы...
      256
      0
      0
    • 13 ноябрь 2013 - 05:33
      Марсель Шәйдуллин азнакайлыларның ялган аракы белән агулануына юл куймаска кушты
      Район Советы бинасында сәүдә оешмалары җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары катнашында алкоголь продукциясен сату кагыйдәләренең үтәлешенә багышланган киңәшмә булды. Аны Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева үз чыгышында алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә, спиртлы эчемлекләрнең балигъ булмаганнарга да сатылу очракларына...
      320
      0
      0
    • 13 ноябрь 2013 - 03:55
      Азнакай нефтьче-ветераннары шахмат ярышларында көч сынашты
      Нефтьчеләр иҗтимагый тормышта да активлар. Спортны сәламәтлек чыганагы дип саныйлар. "Азнакайнефть" идарәсенең скважиналарга җир асты ремонты үткәрү цехында аңа пенсионерларны да тарталар. Әле күптән түгел генә профком һәм яшьләр комитеты алар арасында шахмат ярышлары оештырды. Анда унбишләп өлкәннәр катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча В.Баушин җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарда -...
      255
      0
      0
    • 13 ноябрь 2013 - 02:41
      Азнакайда "Гөргери кияүләре" спектакле премьерасы булачак
      Инде хәбәр итүебезчә, Азнакай халык театры XIII Төбәкара «Идел йорт» театр коллективлары фестивален Т.Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" спектакле белән ачып җибәрде. Әлеге премьера азнакайлылар игътибарына 17 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Мәдәният сараенда тәкъдим ителә. Билет бәясе - 100 сум.
      309
      0
      0
    Реклама