Азнакаево
  • Рус Тат
  • 12 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 12 ноябрь 2013 - 09:41
      Азнакайда яңа музей комплексы төзеләчәк
      Азнакай туган якны өйрәнү музее IV республика социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Туган як" номинациясе буенча грант отты. Конкурста азнакайлылар шәһәребездә төзеләчәк мөһим социаль объект - яңа музей комплексы проекты белән катнаштылар.
      279
      0
      0
    • 12 ноябрь 2013 - 07:23
      “Татнефть-АзнакайРемСервис” 550 скважинага капиталь ремонт ясаган
      Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ быелның 10 айлык план-заданиеләрен уңышлы башкарын чыкты. Шушы вакыт эчендә коллектив 550 скважинага капиталь һәм 194 скважинага агымдагы ремонт ясады. Бу эштә 1 нче (Азнакай) һәм 4 нче (Җәлил) цехлары аеруча яхшы күрсәткечләргә иреште. Алар 228 һәм 232 шар скважинага капиталь, агымдагы ремонт...
      447
      0
      0
    • 12 ноябрь 2013 - 07:19
      Азнакайда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек башланды
      Бер елдан илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу истәлекле, олуг вакыйгага әзерлек республикада, районыбызда да киң колач алды. Шушы көннәрдә генә ТР ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасы республика Советы үткәргән Пленумында көн тәртибе әлеге мөһим чарага әзерлек мәсьәләләренә багышланды. Аның эшендә Азнакай муниципаль районы ветераннар советы...
      230
      0
      0
    • 12 ноябрь 2013 - 04:34
      Азнакай депутатлары халыкны кабул итәчәк
      14 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) Азнакай шәһәр советы депутаты, "Торак-коммуналь хаҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты" МУП директоры Руслан Мөгътәсимов халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92. * * * 15 ноябрь көнне 9.00-10.00...
      262
      0
      0
    • 12 ноябрь 2013 - 04:27
      Азнакайда машиналардан әйберләр урлау очраклары артты
      Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, Азнакайда машиналардан әйберләр урлау очраклары шактый арткан. Әлеге җинаятьләрнең барсы да урамнарда, ишегалларында һәм сакланмаган тукталышларда кылына. Азнакайда машиналардан әйбер урлауның 6 очрагы теркәлгән, аларның барсы да төнге вакытта кылынган. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, күп очракта угрыларның игътибарын машина салоны эчендә калдырылган радар-детектор, видеорегистратор, навигатор кебек...
      275
      0
      0
    • 12 ноябрь 2013 - 04:16
      Азнакайда 433 мәктәпкәчә яшьтәге бала логопед ярдәме алды
      Сөйләмендә кимчелекләре булган балалар саны елдан-ел арта бара. Ә бит баланың сөйләме дөрес һәм бай булганда гына, ул уй-фикерләрен эзлекле итеп әйтә, иптәшләре һәм өлкәннәр белән иркен аралаша алачак. Бала үзенең сөйләмдәге кимчелеген сизеп кыенсына, аз аралашучанга әйләнә, үз-үзенә ышанмау хисләре кичерә башлый, кайбер очракта акыл үсешендә кимчелекләр тууга да...
      427
      0
      0
    • 12 ноябрь 2013 - 04:00
      Азнакай борпаулаучылары 74 скважина төзеп тапшырды
      Азнакай бораулау эшләре предприятиесенең 11 бораулау бригадасы узган ун ай эчендә 134 мең 252 метр тау токымнары тишеп үтте. Шуның 26 мең 517 метры - горизонталь һәм күп забойлы скважиналар төзелешенә туры килә. Яңа скважиналар өчен җир катламнары бораулауда иң яхшы күрсәткечләргә мастерлар Рәшит Хәкимов, Шамил Гатин, Рамил Шәйдуллин бригадалары...
      312
      0
      0
    Реклама