Азнакаево
  • Рус Тат
  • 12 сентябрь 2013 яңалыклары

    • 12 сентябрь 2013 - 13:33
      Азнакайлылар Татарстанның көньяк-көнчыгыш коткару командалары бишлегенә керделәр
      Узган атнада Әлмәт шәһәре федераль янгынга каршы хезмәте укыту базасында Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгыш янгын частьләренең газдан саклаучылары арасында хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булганнарның истәлегенә бәйгеләр үтте. Иң яхшылар исеме өчен 13 янгын часте вәкилләре көрәште. Капитан Илнур Галиев җитәкчелегендәге 24 нче янгын частенең коткаручылар командасы үзләренең яхшы белем һәм гамәлләрен...
      259
      0
      0
    • 12 сентябрь 2013 - 13:19
      Азнакайга кытай делегациясе килә
      19-21 сентябрьдә Азнакай шәһәренә Кытай Халык Республикасы делегациясе, Мәскәү, Якутия фәнни-тикшеренү университеты, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре килүе көтелә. Районда "Регион мәгарифе үсеше ресурсы буларак, авыл мәктәбе: торышы һәм перспективалар" темасы буенча халыкара конференция узачак, кунаклар Азнакай район һәм шәһәр мәктәпләре, татар мәдәнияте белән танышып йөриячәк.
      273
      0
      0
    • 12 сентябрь 2013 - 12:41
      Азнакайда “Татарстанның чиста урманнары” акциясе бара
      2013 елның 1 сентябреннән 1 ноябренә кадәр республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе старт алды. Ул Татарстан территориясендә, шул исәптән районыбыз җирлегендә урманнарда һәм аеруча сакланган табигый зоналарда имин санитар-экологик халәт тудыру максатында оештырыла. Аның кысаларында урманнарны чистарту, көнкүреш калдыкларын җыю һәм юк итү, чүплекләрне бетерү эшләре алып барыла,...
      257
      0
      0
    • 12 сентябрь 2013 - 05:51
      Тутырылган борыч - азнакайлыларча
      Тутырылган борыч - көзге ризык, гадәттә аны сентябрь, октябрь айларында пешерәләр. Җитлеккән, итләч эре борычның башын кисеп, орлыкларын алалар. Алдан ук су кайнатып куегыз. Тутырмасы Тутырма өчен сыер ите, суган, сарымсак, тоз, борыч, пешкән дөге кирәк булачак. Итне суган һәм сарымсак белән итчыгаргыч аша үткәрәбез, фаршка тоз, борыч, пешкән дөге...
      334
      0
      0
    • 12 сентябрь 2013 - 02:30
      Азнакайда балалар бакчаларына чиратлар кими
      Узган атнада "Модернизация шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне оештыруның актуаль проблемалары һәм инновацион процесслар" темасы буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче хезмәткәрләрнең конференциясе булды. Муниципаль районда 58 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Бакчага барлыгы 3621 бала йөри, бу узган ел белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк. Район җитәкчелеге һәм мәгариф...
      275
      0
      0
    Реклама