9 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайлыларга күчемсез милеккә хокукларны теркәү турында аңлатачаклар
18 сентябрьдә 9.00-10.00 сәгатьләрдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Азнакай бүлегендә "Кайнар линия" эшләячәк. Күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве һәм аны сату-алу буенча сорауларга бүлек җитәкчесе урынбасары Зөһрә Гайнаншина җавап бирә. "Кайнар линия" телефоны: 7-65-05
-
Азнакайда түгәрәкләр эшчәнлеге җанландырыла
Мәктәпләрдә укулар башлануга, балаларыбыз өчен оештырылган түгәрәк, секцияләр эшчәнлеге дә җанландырыла. Район-шәһәр Мәдәният йортында кызлар-малайлар өчен бу уку елында да күптөрле түгәрәкләр ачыла. Ә ниндиләр? Бу хакта беләсегез килсә, 19 сентябрь көнне 17.00 сәгатьтә "Ачык ишекләр көне"нә килеп, күп кенә мәгълүматлар алырсыз. Иҗат ялкынында янасыгыз, сәнгатьтә үзегезне сынап карыйсыгыз, буш...
-
Азнакайда пенсионерларны законнардагы яңалыклар белән таныштырачаклар
Пенсия билгеләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирү, законнардагы яңалыкларга ачыклык кертү, белешмә-консультацияләр бирү максатында, 10 сентябрь көнне Россия ПФның ТР буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Ясько Азнакайда пенсионерларны, страховкаланган кешеләрне һәм иминиятләштерүчеләрне Төзүчеләр урамы, 10 нчы йорт адресы буенча күчмә кабул итү уздыра. Алдан язылу өчен телефон: 7-04-33
-
Азнакай фермерлары грант алды
2013 елда Азнакай районының 5 фермеры "Гаилә фермасы" программасында катнашты һәм 8,8 млн сум күләмендә грант алды. "Татнефть" ААҖ линиясе буенча 5 кеше сыер фермасы өчен металл каркаслар алачак. Бу фермаларны төзекләндерү өчен район бюджетыннан 2 млн 500 мең сум күләмендә акча каралган.