3 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Ралли-кросс буенча Россия чемпионатында Азнакай спратчылары беренчелекне яулады
Ралли-кросс буенча Россия чемпионатының дүртенче этабы август азагында Казан яны автодромында Татарстан Президенты призына багышлап уздырылды. Анда 71 нче сан астында "Д-2 Лада" классындагы узышта безнең Азнакай егете Айгиз Динмөхәммәтов өченче урынга чыкты һәм Президент кубогына лаек булды. Командалар арасында узганган ярышта Миргазиян Динмөхәммәтов җитәкләгән "Азнакай" спорт-техника клубы спортчыларына тиңнәр...
-
Азнакай урамнарын ремонтлау өчен 5 млн сумнан артык акча сарыф ителгән
2013 елның беренче ярты еллыгында шәһәр урамнарын ремонтлау һәм карап тоту өчен 5 млн. 730 мең сум акча сарыф ителгән. Бүгенге көндә Ленин урамындагы 20, 24 нче торак йорт кварталларына 2170 кв. метрда асфальт түшәү, Ямашев урамында 146 кв. метр урында чокыр ремонты ясау, 2500 кв.метрдан күбрәк мәйданда асфальт җәю...
-
Татарстанда “Экстремизга - юк!” акциясе башланды
3 сентябрь көнне Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтәләр. Әлеге төр явызлыкка юл куймау - дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале хәлләргә бәйле рәвештә оештырылган. Рәсми мәгълүматлар буенча, әлеге террор акты нәтиҗәсендә...
-
“Яшел Россия – Бөтенроссия экологик өмә” акциясе Азнакайда да узды
Илебез төбәкләре һәм шәһәрләренең экологик мохитен яхшырту максатларында, Экология елы кысаларында Россия "ТЕХЭКО" фонды һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангычы белән 31 августта "Яшел Россия - Бөтенроссия экологик өмә" акциясе уздырылды. Безнең Азнакай районында ул бераз алданрак - 23 августта үткәрелде. Бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге сәяси...
-
Сарлыда яңа мәдәният йорты ачылды
Азнакай муниципаль районының Сарлы авылында республика программасы буенча төзелгән мәдәният йорты һәм капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды. Тантана мәктәптән башланып китте. Утыз ел һәм аннан да элегрәк салынган мәктәп биналары Татарстан Президенты башлангычы белән кабул ителгән программа нигезендә ремонтлана. Әлеге программага быел Азнакайның 4 гомуми белем бирү учреждениесе керде. Шуларның...