28 август 2013 яңалыклары
-
Азнакайдан 90 яшьлек Рәйсә Маннанованың гомере хезмәттә үткән
Рәйсә Маннанованың гомер юлы чордашларыныкы кебек тырыш хезмәттә үткән. 1942 елда мәктәпне тәмамлап, район халык судына секретарь булып урнаша һәм бу вазифаны ун ел башкара. Сугыш чорының авыр елларында бар эш-мәшәкать хатын-кыз, үсмерләр җилкәсенә төшә, һәр чарада актив, комсомолның район комитеты бюросы әгъзасы Рәйсәне дә язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында...
-
Азнакайдан Минзифа Солтанова тормыш сынауларын кыю узган
Шәһәрдә һәм районда өлкән яшькә җитүчеләрне хөрмәтләү дәвам итә. Шушы көннәрдә Азнакайда гомер кичерүче Минзифа Солтанова туган көне уңаеннан мәртәбәле кунакларны кабул итте. Таңсылу САНИЕВА Минзифа апа Солтанованы 85 яшьлек юбилее белән котларга район җитәкчелеге, якыннары килгән иде. Марсель Шәйдуллин сугыш ветеранына котлау хатларын, бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен җиткерде. Түбән...
-
Азнакай хәйриячеләре 107 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә җыенырга ярдәм итте
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе беренче сыйныфка баручылар өчен 23 августта Балалар иҗаты үзәгендә башланып китте. Әлеге чара муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлеге, предприятиеләр, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга мәктәпкә барырга ярдәм...
-
Азнакайда зур ярминкә була
30 августта шәһәребезнең Татарстан мәйданында зур ярминкә була. Шулай ук мәгариф идарәсе мәйданында - бөртекле культуралар; ЮХИДИ бинасы каршында - печән, салам, тирес сатылачак. Шундый ук ярминкә Актүбә бистәсе базары мәйданында да узачак. Рәхим итегез! Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
Баш инженер Расих Фәйзуллин - икенче буын нефтьче
Әлеге хикәятемнең герое - "Азнакайнефть" идарәсендә 22 ел дәвамында баш инженер булып эшләүче югары квалификацияле белгеч, җитештерүне оештыручы, икенче буын нефтьче, техник фәннәр кандидаты Расих Фәйзуллин. ДИНАСТИЯ Нефтьче Фәйзуллиннарны Азнакайда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Гаилә башлыгы - Нәфис Гайнулла улы, 1948 елда Бөгелмәдәге тимер юлчылар хәзерләү училищесыннан Писмәнгә (хәзер Лениногорск...
-
Сарлыда күпфункцияле үзәкне эстрада йолдызлары ачачак
29 августта 10.00 сәгатьтә Сарлыда күпфункцияле үзәк тапшырыла. Тантанада эстрада йолдызлары -Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов чыгыш ясый. Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә Актүбәдә бистә көне уздырыла һәм ял паркы ачыла.
-
Азнакайның кайбер фермаларында терлекчелеккә игътибарны киметкәннәр
Әллә инде бөтен булган көчне урып-җыюга бирәләр, Азнакайда кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре терлекчелеккә игътибарны бермә-бер киметкәннәр. Моны "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Үчәлле бүлекчәсендә (җитәкчесе -Винарис Мифтахов) ачык күрергә була. Биредә терлекчелек тармагы бик начар торышта. Бүлектә көндәлек савым 1863 килограмм гына тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда...
-
Азнакайда 1 сентябрьдән штрафлар арта
Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 1 сентябрьдән юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артачак. Иң беренче, минималь штрафның суммасы арта. Хәзергә әле ул 100 сум тәшкил итсә, 1 сентябрьдән 500 сум булачак. Тизлек режимын бозучыларга иң аз күләмдәге штраф менә шушы суммада киләчәк. Иң каты...
-
Азнакайдан Хатыйп Сибгатуллин - алдынгы механизатор
Шат күңелле, җор телле Хатыйп Сибгатуллин "Азнакай" АФ" ҖЧҖ Татшуган бүлегенең алдынгы механизаторларының берсе. Бар гомерен җиргә багышлаган тырыш игенче лаеклы ялга чыккач та яраткан эшен ташламый. Алай гына да түгел, ветеран яшьләрдән дә уздырып, "Нива" комбайнында урып-җыюда районда беренче урында бара. Ул бүгенге көндә 5280 центнер ашлык суктырган. -...
-
Ташламалы даруларны акчага алыштыруның файдасы бармы?
Дәүләт мохтаҗларга социаль ярдәм, шул исәптән ташламалы дарулар белән тәэмин итүне гарантияли. Сүз дә юк, бу ярдәмнән файдаланганда үзеңә отышлы якны сайларга кирәк. Бу мәсьәләдә газета укучыларыбызга киңәш бирүен сорап район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәевкә мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде: - Кеше үзен әйбәт хис иткәндә...