24 август 2013 яңалыклары
-
Альберт Борһанов: “Азнакай – бай тарихлы төбәк”
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда республиканың танылган галимнәре, районның тарих укытучылары, укучылар катнашында тарих һәм археология проблемалары буенча фәнни конференция узды. Һөнәри бәйрәмен танылган тарихчы-археолог, Казан федераль университеты профессоры Альберт Борһанов һәм аның командасы быел Азнакайда үткәрде. Инде газетабыз хәбәр иткәнчә, әлеге Алтын Урда комплекслы тарихи-археологик экспедиция безнең җирлектә киң масштаблы...
-
Ә сез Татарстан гимны сүзләрен беләсезме?
30 августта татарстанлылыр Республика көнен билгеләп үтәчәк! Һәм өч көн ял итәчәкләр - 30, 31 августта һәм 1 сентябрьдә. Ә 29 августта эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Бу көнне гадәттәгечә Татарстан Республикасы гимны яңгырыячак. Исегезгә төшерәбез, гимнның сүзләре быел гына, 21 февраьдә, Рөстәм Яхин тарафыннан язылган көйне кабул иткәннән соң...
-
Азнакайлылар Азнакайныкын сайлый
Азнакайда "Үз җитештерүчеңне якла" акциясенең чираттагысы үзәк урамның "Шатлык" сәүдә ноктасы каршындагы халык күп йөри торган мәйданчык алдында узды. Алдан ук әйтергә кирәк: "Сәүдә йорты" предприятиесе филиалы хуҗалары әлеге чараны уздыруга иҗади якын килгәннәр - анда катнашучылар өчен уңайлылык булдыру йөзеннән кибет дивары буйлап гөмбәзле өстәлләр, урындыклар тезеп куелган, көчәйткечләрдән...
-
"Маякка" ташламалы язылу кампаниясе тәмамлана
31 августка кадәр "Маяк" газетасына 2014 елның беренче яртыеллыгына 2013 елның икенче яртыеллыгы бәяләре белән язылу дәвам итә. Ташламалы язылу кампаниясенең вакыты чикле, ашыгыгыз! Бердәм булыйк, бергә булыйк!
-
“Шлем – барысына да баш” проекты Азнакайда 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк
Татарстанда, шул исәптән Азнакайда, 29 июль көнне "Шлем - барысына да баш" дип аталган Бөтенроссия проекты старт алды. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акция мопед һәм мотоциклларда хәрәкәт иткәндә мотошлем куллануны пропагандалауга нигезләнгән. Җәй айларында район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тарафыннан мототранспорт руле артына исерек килеш утырган 2 кеше тоткарланган....
-
Азнакайлылар мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүгә зур өлеш кертә
«Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» республика хәйрия акциясендә катнашып, азнакайлылар белем учакларын яңа уку елына әзерләүдә зур өлеш кертә. Шәһәребезнең 4 нче лицеенда капиталь ремонт эшләре тулы көченә бара. Подрядчыдан уңган алар. «СМУ-37» ҖЧҖ директоры Илдар Вәлиев - үз укучылары, шуңа да планда каралмаган эшләрне дә башкаралар биредә. Әлеге мәктәпне тәмамлаган,...
-
Азнакайлылар икмәк уңышы буенча республикада беренче урында бара
Рәсемдә: "Марс" ҖЧҖнең алдынгы комбайнчысы Илдар Хәйруллин "Акрос" комбайны белән 13750 центнер ашлык суктырды. Ә Илмир елның-елында әтисенә ярдәмгә килә, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Хуҗалыкларда уракның иң кызган чоры. Бүгенге көндә районда 70 проценттан күбрәк мәйданда урып-җыю эшләре тәмамланган. Табигать шартлары да уңай булып, шундый темплар белән барганда, уракны август...
-
Азнакайда өч яңа объект ачылачак
Республика көне һәм нефтьчеләр бәйрәме алдыннан Азнакайда шактый истәлекле вакыйгалар көтелә. 29 августта Сарлыда республика программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йортын тапшыру тантанасы узачак. Бу - быел сафка баскан беренче мәдәни объект. Шулай ук август ахырында Актүбәдә һәм Азнакайда яшь өйләнешүчеләр паркы ачылачак.
-
Азнакайда бәхетле кешеләр яши
Җомга. Мөселман дөньясында мәртәбәле саналган атнаның бу көне быел җәйгә чыкканнан бирле азнакайлыларның да көтеп алган бәйрәм көненә әверелде. Һәр атнаның җомгасында шәһәребезнең әле бер, әле икенче кварталында яшәүчеләр тамашага, ял итәргә җыела. Тукай микрорайоны шәһәребезнең чагыштырмача яшьрәк өлеше. Шуңа да биредәге бала-чаганың күплегенә аптырыйсы юк. Әнә, бәйрәмгә берсеннән-берсе матурдан...