20 август 2013 яңалыклары
-
Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева уңышлар һәм башкарасы эшләр турында сөйләде
Үзенең алга киткән инфраструктурасы, яшәүчеләре хаҗәтен канәгатьләндерерлек дәрәҗәдәге социаль объектлары, ирешкән уңышлары белән бергә хәл ителәсе проблемалары да җитәрлек булган Актүбә эшчеләр бистәсе халык саны һәм үзенең социаль-икътисади халәте буенча, Азнакай шәһәреннән кала, районда икенче урында тора. Муниципаль берәмлек башлыгы Роза Галеева белән бүгенге әңгәмәбез - Актүбә Советы һәм аның...
-
Азнакай игенчеләре урып-җыю эшләреннән туктап тормый
"Марс" ҖЧҖ игенчеләре дымлы көннәрдә дә урып-җыю эшләреннән туктап тормый. Хуҗалыкта булган бөтен мөмкинлекне кулланырга тырышалар алар. Игеннәрне элеваторга алып барып, киптереп алып кайтканнар. - 2700 гектар мәйданда иген культуралары игелә. Шуның 1015ен җыеп суктырдык, - ди хуҗалыкның баш агрономы Ирек Абдуллин. - Көн саен 150-180 гектарда игеннәрне җыеп суктырабыз....
-
Азнакай табигате ярдәмгә мохтаж
Районның аграр һәм индустриаль үсешен тәэмин иткән экологик хәл торышы һәрчак көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу нәүбәттән 2011-15 елларга максатчан программа эшләнеп, аның кысаларында шактый гына чаралар үткәрелә. Әйтик, техноген каршылыкларны киметүдә, сулар һаваны чиста тоту, халыкны чиста су белән тәэмин итү, шакшы су челтәре һәм биналарын төзекләндерү, киңәйтү, яңаларын...
-
Җәүдәт Сәлахов Азнакай районының авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән
Ходай биргән озын гомер агышында кылган киңкырлы эшчәнлекләреннән чыгып Җәүдәт ага Сәлаховны районда авыл хуҗалыгын күтәрүче механик-җитәкче, авылларда күпсанлы терлекчелек объектларын сафка бастыручы җитәкче-төзүче, татарның әле һаман да киң танылу тапмаган бөек шәхесләре язмышына кагылышлы сирәк очрый торган мәгълүматлар туплаучы, халыкка җиткерүче һәвәскәр тарихчы дип тә атарга, вакыйгаларга бай шәхсән...
-
Азнакай мәктәпләре яңа уку елына әзерме?
Азнакайда мәгариф учреждениеләренең җылылык сезонына әзерлеге тикшерелде. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында җылылык энергиясе чыгымнарын киметү буенча чаралар тормышка ашырыла. Хәзер исә мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү бара.
-
Азнакай укучылары Чистай шәһәре сәламәтләндерү комплексында ял итә
Районның аз керемле, социаль яктан имин булмаган гаиләләре һәрчак игътибар үзәгендә. Социаль яклау идарәсе белгечләре дә алар белән ел әйләнә нинди генә чаралар үткәрми! Каникул чорында балаларның ялын оештыруга аеруча әһәмият бирелә. Алар өчен хезмәт һәм ял лагерьлары эшли, санаторий-профилакторийларга юлламалар бирелә. Шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче тагын 15 бала 16 августта...
-
Сәпәй фермаларында эшче көчләргә кытлык бар
Муниципаль район җитәкчелеге, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие белгечләре катнашындагы "десант" бу юлысы Сәпәй авылына төште. Җәй - авылда бетмәс-төкәнмәс эш вакыты, әллә шуңамы, халык көткәндәгедән шактый аз килгән иде. Бәлки мондый җыеннарны көтү кайтып, сыерлар савып, эшләр беткәч кенә уздыру кирәктер? Ә бит нинди уңайлы форсатны кулдан ычкындыралар: үзеңне борчыган,...