16 август 2013 яңалыклары
-
Азнакайда “Игътибар – балалар!” акциясе старт алды
15 августтан 15 сентябрьгә кадәр Татарстанда "Игътибар - балалар!" профилактик акциясе уздырыла. Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын булдырмау, алар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү әлеге чараның төп максаты булып тора. Район ЮХИДИ бүлеге юл аша дөрес чыгуга юнәлдерелгән "Куркынычсыз зебра", бала утыртып барган транспортта автокреслолар белән тәэмин ителешне тикшерү буенча...
-
Статистика бүлеге хәбәр итә: Азнакай районы үсештә
Авыл хуҗалыгы Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм эре, уртача фермерлык хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны быелның 1 июленә 24001 баш тәшкил итә, ягъни узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күбрәк - 101, 9 процент. Сөт саву да 6,6 процентка югарырак (170613 центнер), терлек һәм кош-корт ите җитештерү 6,5 процентка арткан,...
-
Актүбә бистәсендә яңа парк ачылачак
Алда торган Республика, бистә, Нефтьчеләр көннәре, Татарстан нефтенең 70 еллыгы кебек истәлекле даталар хөрмәтенә, 29 август көнне Актүбәдә яңа парк ачылачак. Ул биредә яшәүчеләр өчен иң уңайлы урында - базар яны мәйданында төзелә. Андагы эш барышын тикшерү, кичектергесез мәсьәләләрне урында хәл итү максатыннан, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин парк...
-
Азнакайлылар балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итә
Бөтен республикадагы кебек, районыбызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе бара. Аңа барлык предприятие-оешмалар кушылды. Алтынчы елын үткәрелүче әлеге чара кысаларында мохтаҗлык кичерүче гаиләләрдәге балаларга уку елы алдыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган ранецлар бүләк ителә. Быел район буенча барлыгы 550 бала шундый бүләк алачак. Аларның 105е - беренче сыйныфка баручы. Кайбер коллективлар...
-
Эстрада йолдызлары – Азнакайда
Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте оештырган концерт турлары Азнакай районына да килеп җитте. 8 августта татар эстрадасы йолдызлары Актүбә бистәсендә чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Алексей Волков, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиев, Светлана Минеева, «Ворожея», «Гармония» вокаль ансамбльләре халык һәм эстрада...
-
Азнакай төзүчеләре 1590764 мең сумлык эшләр башкарган
Азнакай төзүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен уңышлар яулап каршылады. Агымдагы елның алты аенда гына да төзелеш оешмалары тарафыннан 1590764 мең сумлык эшләр башкарылган. Бу узган елгы шушы чор күрсәткеченнән күбрәк (105,1 процент). Райондагы әлеге оешмалар һәм халыкның үз көче белән барсы 13447 кв.м. торак мәйданы төзелгән, ягъни узган елгы дәрәҗәдән 9,6 процентка...
-
Сәнәгать производствосы индексы артты
Дәүләт статистикасының Азнакай районы бүлеге хәбәр иткәнчә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, быелның беренче яртыеллыгында сәнәгать производствосы индексы артып, 101,7 процентка җиткән. Үз җирлегебездә җитештерелгән товарлар һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 5013620 мең сум тәшкил итә.