14 август 2013 яңалыклары
-
Азнакай мәктәбе укучылары Төркиянең белем бирү өлкәсендәге үзенчәлекләре белән танышты
Инде хәбәр ителгәнчә, районыбызның төрле өлкәләрдә уңышлар яулаган 14 укучысы Төркиянең тугандаш Тарсус шәһәре хакимияте чакыруы буенча сәяхәттә булып кайтты. Шундый бәхеткә ирешкән Чалпы мәктәбе укучысы Рәзилә Исхакова сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты: - Дөресен әйтим, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин безне, бер төркем укучыларны үзенә чакырып шундый хәбәр әйткәч,...
-
Азнакайдан Илнур Закуанов - алдынгы яшь механизатор
Илнур Закуанов "Акрос" комбайнында 380 тонна ашлык суктырып, алдынгыларга бирелүче беренче сертификатка ия булды. Азнакай технологик-транспорт предприятиесендә бульдозерчы булып эшләүче яшь механизатор елның-елында урак чорында авылларга барып ярдәм итә. Узган ел "Туйкә" ҖЧҖдә эшләсә , быел "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сәпәй бүлекчәсендә фидакарь хезмәт куя.
-
Азнакайдан Рәйсә Маннанованың гомер юлы тырыш хезмәттә үткән
Рәйсә Маннанованың гомер юлы чордашларыныкы кебек тырыш хезмәттә үткән. 1942 елда мәктәпне тәмамлап, район халык судына секретарь булып урнаша һәм бу вазифаны ун ел башкара. Сугыш чорының авыр елларында бар эш-мәшәкать хатын-кыз, үсмерләр җилкәсенә төшә, һәр чарада актив, комсомолның район комитеты бюросы әгъзасы Рәйсәне дә язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында...
-
Азнакайда “28нче квартал” ширкәтенә караган йортларда яшәүчеләр белән җыен уздырылды
Узган елның язында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның җиңел кулы белән башланып киткән җитәкчелекнең халык белән очрашу, аралашу, булган җитешсезлекләрне бетерү юлларын уртага салып сөйләшү, киңәшләшү гамәле бүген инде эшлекле, үзара файдалы матур бер традициягә әйләнде. Хәтердә, аның беренчесе шәһәрнең Лобачевский, Нахимов урамнарындагы йортларда яшәүчеләрдән кергән шикаятьне урынга барып тикшерүдән...
-
Азнакай кешесе полиция хезмәткәрен мыскыллаган өчен җәзага тартыла
Үз-үзеңне контрольдә тота алмасаң Азнакай шәһәр прокуратурасы Азнакайда яшәүче 50 яшьлек гражданин М. га карата дәүләт гаепләвен яклады. М. Азнакай шәһәре Нефтьчеләр урамындагы 21 нче йорт подъездында үзен тәртипсез тота, полиция хезмәткәренең законлы гамәлләренә каршы төшеп, җәмәгать тәртибен саклаучылар адресына төрле ямьсез сүзләр әйтә. Җинаять эшен караганнан соң, суд аны...
-
Азнакайда “Восход” ширкәтенә караган йортларның ишегалдында бәйрәм узды
Күршеләр, шәһәр халкы белән очраштыру, эшләгәннәргә нәтиҗә ясау максатыннан оештырылучы "Ишегалды бәйрәме"нең чираттагысы "Восход" торак милекчеләре ширкәтенә караган Болгар урамы, 27, Солтангалиев, 22 һәм Нефтьчеләр урамының 28 нче йортлары ишегалдында узды. Чараны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң район-шәһәр тормышы белән таныштырды, башкарылган эшләргә...
-
Азнакайда шәһәр эчке юлларын төзекләндерү дәвам итә
Азнакайда шәһәр эчке юлларын төзекләндерү дәвам итә. Мәнәвез һәм Яңа Юлдагы Яшьләр, Гыйльфанов, Җиңү, Чәчәкле, Кол Шәриф урамы юлларына вак таш җәелде, Азнакайның Ленин ур., 20, 24нче йорт кварталлары асфальтланды. Ямашев урамының аерым урыннарында чокыр ремонты ясалды, тоташ асфальт салынды. Әлеге эшләр Гагарин ур., 11, 13, 15а йортлары янында да...