5 август 2013 яңалыклары
-
Юл хәләкәтенә очраган Удмуртиядән дүрт кеше Азнакай районы үзәк сырхауханәсендә дәвалана
Ижау-Соль-Илецк маршруты буенча хәрәкәт иткән пассажир автобусы шоферы идарәне югалта. Каза күрүчеләрнең барысы да Удмуртиядән. Бүгенге көндә дүрт кеше район үзәк сырхауханәсендә дәвалана. Марсель Шәйдуллин: «Азнакай - алар өчен чит җир. Шуңа күрә без аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш», - диде, һәм, юллардагы вәзгыятькә борчылуын белдереп, җаваплы затларны юлларда...
-
Азнакайда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе бара
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында, изге айда һәркемне ярдәм итәргә чакырды. Быел район һәм шәһәрдә 500гә якын бала безнең ярдәмгә мохтаҗ. Алар арасында күп балалы, имин, тулы булмаган гаиләләр бар.
-
Азнакай укучылары Тарсус шәһәренә сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты
Шушы көннәрдә Азнакайдан Төркиянең Тарсус шәһәренә сәфәргә киткән 14 бала туган ягыбызга әйләнеп кайтты. "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Азнакай җирле бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәсил Гәрәев сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Марсель Шәйдуллин: "Мондый дустанә мөнәсәбәт киләчәктә дә дәвам итәчәк, август аенда Төркиядән җаваплы визит көтәбез", - дип...
-
Караклар азнакайлыларның саксызлыгыннан файдалана
Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов хәбәр итүенчә, узган айда район һәм шәһәр территориясендә 27 җинаять теркәлгән, аларның унбише - урлау очраклары. Ул каракларның гражданнарның саксызлыгынан файдалануларын ассызыклады.
-
Азнакайның “Ашханә” кафесы коллективына - ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы почет грамотасы
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәдә Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәр күләмендә уздырылган милли ашлар атнасында актив катнашкан өчен "Татнефть УРС" ҖЧҖнең Азнакай филиалы "Ашханә" кафесы коллективына ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы почет грамотасын тапшырды.