26 июль 2013 яңалыклары
-
Саранча Татарстанга килеп җитте
Татарстан Республикасы кырларында елдан-ел саранчалар арта бара. Моңа соңгы еллардагы корылыкның да тәэсире зур, һава температурасы нормадан югары, явым-төшем аз. Саранча аеруча куркыныч корткычлар рәтенә керә. Ул бөртекле культураларга гына түгел, ә бәлки сөрүлек җирләр, яшелчә, җиләк-җимеш культураларына да зыян сала. Авыл хуҗалыгы азык-төлек оешмасы (ООН) белгечләре 1 мең саранчаның...
-
Азнакай юлында 1 кешенең гомере өзелгән
Азнакай-Дүсем юлының 22 нче чакрымында Азнакайга таба хәрәкәт итүче ВАЗ-2114 шоферы каршы як полосага чыга һәм Hyundai машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, ВАЗ-2114не йөртүче авыр тән җәрәхәтләреннән вафат була. Узган атнада район территориясендә 30 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, алынган тән яраларыннан бер кеше авария урынында вафат булган, бер кеше каза күргән. ЮХИДИ...
-
Азнакайлыларның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен булган әҗәтләрен түләтәләр
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен айныкын-айга намус белән түләп килүчеләр белән беррәттән, еллар буена бурыч җыючылар да бар. Андыйлар хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыра. Алай гына да түгел, яшәүчеләр җилкәсенә дә авыр йөк булып төшәләр. Әмма, бурычларыңны күпме генә сузып килсәң дә, син кулланган хезмәтләр өчен беркем дә түләмәячәк...
-
Азнакай балаларының хокуклары якланамы?
Сишәмбе көнне район хакимияте бинасында Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина халыкны кабул итте. Сораулар, нигездә, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, уку йортларына кабул ителгәндә аларга каралган ташламалар, опекадагы балаларны чит илгә алып чыгу мөмкинлеге, инвалид балаларга шәһәрдә тернәкләндерү үзәге кирәклеге хакында булды. -Ай саен...
-
Азнакай игенчеләре көзге арыш һәм бодай культураларын җыеп алу эшләрен тәмамладылар
Катлаулы һава шартларына да карамастан, «Агро ТНГС-И» ҖЧҖ, «Кәримов Ф.Р.», «Закирова Л.А.» КФХлары көзге арыш; «Марс», «Мөстәкыймов ис.», «Тукай» ҖЧҖләр көзге бодай культураларын җыеп алу эшләрен тәмамладылар. Алдынгы комбайнчылар Ленар Ситдыйков - «Союз-Агро» ҖЧҖнең Актүбә бүлекчәсе, "Нью-Холланд СХ-8080" комбайны белән 3566 центнер; Альберт Ишдәүләтов - «Союз-Агро» ҖЧҖнең Актүбә бүлекчәсе, "Нью-Холланд...