25 июль 2013 яңалыклары
-
Камышлының инде үз китабы, үз җыры да бар
Камышлы егете, ир солтаны Миргазиян Динмөхәммәтовның игенче бер тын эштән туктап торган, урып-җыюга ныклап тотынырга көч-дәрман туплаган вакытында туган авылы халкы өчен һәр елны шаулатып Сабан туе уздыруы белән бүген инде беркемне дә шаккатыра алмассың... Әмма гаҗәпкә калдырганы шул - һәр җыенны ул үзенчәлекле итеп оештыра, аңа авылдашларына файда китерерлек...
-
Азнакайның имин булмаган гаиләләре һәм балалары белән эшләүдә яңарыш сорала
Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокуларын яклау буенча комиссия утырышларында җәмәгатьчелек тәрбиячеләренең отчетын тыңлау традициягә керде. Чираттагы утырышта район Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы Фәрхәт Шәйхулов хисап тотты. Аның эше уңай бәяләнде, киңәшләр бирелде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге ПДН инспекторы Илнур Шәфыйгуллин агымдагы...
-
Азнакай республика матбугат чараларында да уңай яктан яктыртыла
Азнакай муниципаль районы республика матбугат чараларында да уңай яктан яктыртыла. Дүшәмбе көнне "Халкым минем", сишәмбе "Туган җир" тапшырулары җирлегебезне чагылдырган язмалар күрсәтте. 27 июль көнне 12.30 сәгатьтә "Халкым минем" тапшыруының кабатлау программасын карый аласыз. Аның видеоязмасы шулай ук ТР муниципаль берәмлекләр порталының Азнакай муниципаль районы сайтында (http://aznakayevo.tatarstan.ru) да урын алган.