Азнакаево
  • Рус Тат
  • 23 июль 2013 яңалыклары

    • 23 июль 2013 - 16:12
      Азнакайда “Алтын олау” бәйрәме үтте
      Узган шимбәдә район хуҗалыкларының беренче уңыш олауларын элеваторга озатуга багышланган тантана үтте. Иртәдән үк матур итеп бизәлгән "алтын олау"лар шәһәребезнең Татарстан мәйданыннан урын алган иде. Мәйдан шатлыклы авазлардан гөр килә. Озатучылар арасында элек-электән килгән матур бәйрәмне карарга килгән ветераннарыбызны да, кечкенә сабыйларын күтәргән яшьләрне дә күзәтергә була. Йөзләрдә шатлык, елмаю....
      270
      0
      0
    • 23 июль 2013 - 13:47
      Азнакайда наркотиклар әйләнеше хакында телефон аша хәбәр ит
      26 июль көнне 10.00-16.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәр прокуратурасы наркотикларны законсыз куллану, тарату, саклау буенча "кайнар линия" үткәрә. Гражданнар законсыз әйләнештә булган наркотик, психотроп матдәләр белән бәйле җинаятьләр, Азнакай районы территориясендә оештырылган наркопритоннар хакында 7-05-44 телефоны аша күрсәтелгән вакытта хәбәр итә ала.
      264
      0
      0
    • 23 июль 2013 - 12:56
      Азнакай игенчеләре аяз сәгатьләрнең һәр минутын нәтиҗәле файдалана
      Нәкъ җырларда җырланганча: "Килә ява, килә ява, ияләнде бер болыт", - диярсең. Көн саен яуган яңгырлар урып-җыю эшендә шактый авырлыклар тудырды. Районыбыз игенчеләре чык булмаган, аяз сәгатьләрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып, бар мөмкинлекләрне кулланып, урып-җыю эшләрен башкара. Урып-җыю эшләре белән тәңгәл рәвештә чиста пар җирләре эшкәртелә, терлек азыгы хәзерләнә. Бүгенге...
      303
      0
      0
    • 23 июль 2013 - 11:14
      Азнакай укучылары ничек акча эшли
      Жәйге каникул чорында бүгенге көндә 550 укучы эшкә урнаштырылган. Шуларның 300 е - җирле бюджет, 250 се - эш белән тәэмин итүчеләр хисабыннан. Балигъ булмаганнар хезмәтенә түләү өчен район бюджетыннан 1,5 млн. сум акча бирелгән. Нормасын тулы ай эшләүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша тагын 850 сум өстәп...
      270
      0
      0
    • 23 июль 2013 - 08:01
      Азнакайда исергән кешеләр өчен "Приют" эшли башлады
      Шушы көннәрдә исереклекнең авыр дәрәҗәсендә булган һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләтен яисә әйләнә-тирәдә ориентациясен югалткан һәм медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булмаган затларга ярдәм күрсәтү буенча "Приют" муниципаль автоном учреждениесе эшли башлады. Үз эченә 10 койка-урынлы 3 бүлмәне алган учреждение район үзәк сырхауханәсе территориясендә урнашкан. Аны булдыру өчен республика бюджетыннан 2858000...
      263
      0
      0
    • 23 июль 2013 - 07:28
      Азнакайда ТР бала хокуклары буенча вәкил халыкны кабул итте
      23 июльдә 10.00 сәгатьтә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты конференц-залында Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина халыкны кабул итте. Бу хакта тулырак http://www.aznakaevo-rt.ru/tt/component/k2/item/4734-aznakay-balalaryinyi%D2%A3-hokuklaryi-yaklanamyi?.html укыгыз.
      330
      0
      0
    • 23 июль 2013 - 04:12
      Азнакайда хатын-кыз гәүдәсе табылды
      Азнакай районы авылларының берсендә үз йортында хатын-кыз гәүдәсе табыла. Оператив чаралар вакытында үтерүченең әлеге хатынның тормыш иптәше икәнлеге билгеле була. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, үзара көнләшү шундый аяныч хәлгә китерә. Ир кеше гаебен тулысынча таный, аңа карата җинаять эше ачылган.
      246
      0
      0
    Реклама