19 июль 2013 яңалыклары
-
Азнакайда 26 объект капиталь төзекләндереләчәк
Моннан тугыз ел элек кабул ителгән "Коммуналь торак хуҗалыгын реформалаштыруга теләктәшлек фонды турында"гы Федераль Закон кысаларында Азнакай муниципаль районында сигезенче ел рәттән инде озак еллар кулланылышта булган йорт биналарын капиталь ремонтлау, эчке коммуникация җиһазларын яңаларына алыштыру бара. Шушы вакыт эчендә әлеге программада 210 (шуларның 26сы - быел) торак йорт катнашты....
-
Азнакайда Бөтенроссия пляж волейболы турниры үтте
Азнакайның "Юбилейный" су-сәламәтләндерү комплексында ир-егетләр командалары арасында Бөтенроссия пляж волейболы турниры үтте. Бәйге үзенә Россиянең һәм республикабызның төрле шәһәрләреннән 13 команданы туплаган иде. Һава температурасының югарылыгы, кояш кыздырып тору уенның шартларын тагын да кискенләштерде. Призлы урыннар алган командаларга көненә хәтта 6шар уенда катнашырга туры килде. Беренче ике призлы урынны Ижевск...
-
Азнакай районы иген уңышы буенча республикада беренче
Азнакайлылар кайда да беренчеләр рәтендә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 18 июльгә алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, Азнакай районы иген уңышы буенча беренче урында: гектарыннан уртача 30 центнер чыга. Районыбыз хуҗалыклары быелгы уңышның беренче олауларын элеваторга озата башлады. Иртәгә 9.00 сәгатьтә шәһәребезнең Татарстан мәйданында "Алтын олау" бәйрәме була.
-
"Маякка" алдан язылу башланды
20 июльдә газетабызга 2014 елның беренче яртыеллыгына 2013 елның икенче яртыеллыгы бәяләре белән язылу башланачак. Ташламалы язылу кампаниясенең вакыты чикле, ашыгыгыз!
-
8 августта татарстанлылар ял итәчәк
Татарстанда 8 август - Ураза бәйрәме сәбәпле, ял көне дип игълан ителде. Әлеге фәрманны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.