18 июль 2013 яңалыклары
-
Һәр ветеран нефть табуга үзенең лаеклы өлешен керткән
Мин сезгә кайчандыр "Азнакайнефть" идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгы (аның пенсионерлары хәзер спорт-сәламәтләндерү цехына карый) карамагында озак еллар хезмәт куйган, күптән инде лаеклы ялда булган хөрмәтле пенсионерларыбыз турында сөйләргә телим. Алар барысы да элек балалар бакчалары, мунча, кер юу участогы, техника сарае, физкультура йорты, пионер лагере, курслап укыту комбинаты, санаторий-профилакторий эшче-хезмәткәрләре иде....
-
Азнакай районы авыл җирлекләре арасында төзекләндерү буенча конкурс төгәлләнеп килә
Авыл җирлекләре арасында торак пунктларын төзекләндерү һәм матурлау буенча конкурс төгәлләнеп килә. Шушы көннәрдә махсус комиссия дүрт төркемгә бүленеп, социаль объектларны тикшереп чыкты. Кайбер авыл җирлекләре башлыкларына территорияләрне тәртипкә китерү, чүп үләннәреннән арындыру бурычы йөкләнде. Конкурска йомгак 30 августта - Республика көнен билгеләп үткәндә ясалачак.
-
Азнакайның 24 нче янгын часте беренче урынны яулады
ТР буенча федераль янгын хезмәтенең 2 нче отрядына караган янгын частьлары эшчәнлегенә агымдагы елның беренче яртыеллыгына йомгак ясалды. 13 коллектив арасында Азнакайның 24 нче янгын часте «Татнефть» ААҖ объектларын саклау буена беренче урынны яулады.
-
Азнакайлылар нәрсәгә канәгатьсезлек белдерә?
Ризван: - Күптән түгел Күктәкә күленә бардык. Аны түләүле иткәннәр. Ярый, шулай да булсын ди, ләкин тәртип һәм чисталык булсын иде. Әмма акча җыю белән генә түгел шул: син балалар белән матур гына ял итим, су коеныйм дип киләсең, ә якында гына хәмер эчеп, сүгенеп яшьләр утыра. Сәрия: - «Чисталык...
-
Азнакайдан яшь музыкант «Viva Music» фестивалендә җиңде
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Газинур Равилов Черногориянең Герцег-Нови шәһәрендә уздырылган IV Халыкара «Viva Music» бәйге-фестивалендә 1нче дәрәҗә премиягә лаек булды. Аның укытучысы Флера Әбсәләмовага Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Рәхмәт хаты тапшырды.
-
Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе җылылык сезонына ничек әзерләнә?
Җәйнең яртысы узып китте. Тиздән үзенең суыклары, кар-бураннары белән көз-кыш айлары да килеп җитәр. Азнакай шәһәрен һәм Актүбә эшчеләр бистәсен җылылык белән тәэмин итүче "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе моңа ничек әзерләнә? Аның директоры Азат Хәлимов белән бүгенге әңгәмәбез шул хакта. - Алдан ук әйтеп үтим, узган...