11 июль 2013 яңалыклары
-
Быел Азнакай районы буенча 6 мең кеше медицина тикшерүе үтәргә тиеш
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләмәсе буенча быел республиканың барлык район-шәһәрләрендә халыкка диспансеризация үткәрүдә яңа тәртипләр кертелде. Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләвен сорап, район үзәк сырхауханәсенең баш табиб урынбасары Ирек Газизуллин белән элемтәгә кердек һәм ул безгә түбәндәгеләрне бәян итте: - Комплекслы медицина тикшерүе үткәрү программасына 21 яшьлекләрдән алып, барча халык тартыла....
-
Казанда – Универсиада, ә бездә веломарафон
Ут күршебез Ютазы районы белән дустанә мөнәсәбәтләр инде күптән булдырылды. Әле кайчан гына азнакайлылар Урыссу бистәсендә булып, район җитәкчелегеннән торган ике команда футбол буенча ярышып, Азнакай халык театры Урыссу Мәдәният йортында "Казан сөлгесе" спектакле белән ут күршеләрне таң калдырган иде. Чираттагы очрашу да озак көттермәде: Ютазы-Азнакай юлында Казанда XXVII Бөтендөнья...
-
ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрләр өчен бәйге оештыра
Эшмәкәрлек көннән-көн җәелә барганда, сүз дә юк, әлеге өлкәдә аң-белемне арттыру, бүгенге икътисадны тирәнтен өйрәнү мәсьәләсе дә килеп баса. Әнә шуннан чыгып, ТР Икътисад министрлыгы республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына белем дәрәҗәсен күтәрү, кадрлар әзерләү, аларның квалификациясен үстерү белән бәйле белем бирү хезмәтләре алуга киткән чыгымнарны күтәрүгә субсидияләр бирү...
-
Азнакайда беренче тапкыр инвалидлар Сабан туе узды
Районда беренче тапкыр инвалидлар Сабан туе узды. Анда шулай ук җәмгыять оешуның 25 еллыгы да билгеләп үтелде. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, язмышка баш имичә, авырлыкларга бирешмичә яшәүләре өчен инвалидларга, аларны тәрбияләүче ата-аналарга рәхмәтен җиткерде. -Сез - көчле рухлы кешеләр, сездән үрнәк алырга кирәк, - диде...
-
Пенсия билгеләүдә яңалыклар
Россия Пенсия фонды идарәсе, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2013 елның 25 июнендә үткәргән пенсия билгеләүдә яңалыкларны бәян итү, "пенсия калькуляторы"н тәкъдир итүгә багышланган матбугат конференциясе, сүз дә юк, азнакайлыларда да зур кызыксыну уяткан. Мөһим яңалыкларны "Маяк"газетасы аша да тәфсилләбрәк яктыртуны сорап газета укучыларыбыздан соңгы...