4 июль 2013 яңалыклары
-
Азнакайдан авыр тормыш хәлендә калган 5 яшүсмер палаткалы «Йолдызлы десант» лагерена китте
Азнакай муниципаль районыннан авыр тормыш хәлендә калган 5 яшүсмер Яңа Чишмә районында урнашкан палаткалы «Йолдызлы десант» лагерена китте. Биредә аларны кызыклы спорт уеннары, туристик походлар көтә. Беренче сменада шулай ук 5 бала ял итеп кайтты.
-
Юстиция полковнигы Руслан Җәләлиев халыкны кабул итә
Тормыш-яшәештә килеп туган сорауларга ачыклык кертү, белешмә-консультацияләр бирү максатында 5 июль көнне 14.00 сәгатьтә Азнакай районара тикшерү бүлегендә (Азнакай шәһәре, Ленин ур., 30.) РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары юстиция полковнигы Җәләлиев Руслан Хәсән улы халыкны кабул итү үткәрә. Алдан язылу өчен телефон: 8(85592) 7-32-05, 7-32-09.