22 июнь 2013 яңалыклары
-
Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә быел 3711 мең кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән
2013 елның 18 июненә теркәлгән эшсезләр саны - 675 кеше. Эшсезлек Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 2,08 процентын тәшкил итте (18 июньгә). Ел башыннан Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә 11 предприятиедән 191 кешенең азат ителү мөмкинлеге турында мәгълүмат керде, штат кыскару сәбәпле эштән азат ителгән 60 кеше мөрәҗәгать итте. Эш...
-
28 июньдә Азнакайда төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале үткәрелә
Фестивальдә Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Теләче, Алабуга, Балык Бистәсе, Тукай, Баулы, ут күршеләребез Башкортостанның Шаран районының фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда "Чатыр тау җиле" театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. 13.00 сәгатьтә район һәм мәдәният Сараенда коллективлар арасында сайлап алу туры оештырыла. 18.00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге...
-
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне
Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Балачак еллары аеруча хәтердә. Әтиебез сугышка киткәндә әни ике бала белән кала. Абыема ул чакта дүрт, миңа - ике яшь. Кечкенә булсам да, бөтенесе...