Азнакай халкын ни борчый?
Миргасим Усманов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
- Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең тиешенчә бәяләнмәве канәгатьсезлек уята. Чагыштырып, бер генә мисал: 1 литр солярка 30 сум торса, сөтнең бер литры нибары 13 сум. Ә бит авыл кешесе ит-сөтне никадәр тырышлык куеп, көнне-төнгә ялгап, бернинди ял күрми эшләп булдыра. Җитештергән...