13 июнь 2013 яңалыклары
-
21 июньдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының төп символы – Универсиада уты Азнакайга килә
21 июньдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының төп символы - Универсиада уты Азнакай муниципаль районына килеп җитә. Тантаналы старт 9.00 сәгатьтә шәһәр һәм район Мәдәният йорты мәйданыннан башлана. Эстафета Солтангалиев-Хәсәнов-Ленин-Сөембикә урамнары-Батырлар аллеясен үтеп, Р.Ишкәев исемендәге ял паркында тәмамлана. Паркта азнакайлыларны җәйге Спартакиада-2013 ярышлары, концерт номерлары белән тамаша көтә.
-
Азнакайлыларны ни борчый?
Айдар Шәмсетдинов, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе: - Районыбыз юлларындагы юл-транспорт вакыйгалары җанны әрнетә. Кемнәрнеңдер ваемсызлыгы, юл кагыйдәләрен сакламавы, хәтта исерек хәлдә руль артына утыруы сәбәпле, бер гаепсез кешеләрнең гомере өзелә, авыр тән җәрәхәтләре алалар, якыннарының кайгы-хәсрәтен аңлата торган түгел. Руль белән идарә итүче дә, җәяүле дә юл кагыйдәләрен...
-
"Магнит" кибетендә "Азнакайныкын сатып ал!" акциясе үтте
Муниципаль район башлыгы инициативасы белән гамәлгә кертелгән һәм шәһәр биләмәсендә эшчәнлек итүче азык-төлек җитештерү предприятиеләре, оешма, шәхси эшмәкәрләрнең икътисади халәтен тотрыкландыруга юнәлдерелгән әлеге башлангыч уңышлы дәвам итә. Аның шулай икәнлеге Гагарин урамындагы "Магнит" кибете бинасында узган чираттагы акция вакытында да ачык күренде. Бу көнне анда шәһәрдә җитештерү белән шөгыльләнүче унга...