Быелгы Сабан туен азнакайлылар матур хезмәт уңышлары, күтәренке кәеф белән каршы алды.
Язгы чәчүне яхшы сыйфат белән кыска вакытта тәмамлап, район республикада беренче бишлеккә керде. Чәчүлек җирләре мәйданы буенча исә ул беренче урында тора.
Районда бүгенге көндә 4 инвестор, 6 мөстәкыйль хуҗалык, 20 гаилә фермасы һәм бик күп крестьян-фермер хуҗалыклары...