9 июнь 2013 яңалыклары
-
“Азнакайнефть”нең идарә бинасы ашханәсендә “ут чыкты”
Авыр хәлдә калмыйм дисәң, чарасын алдан хәстәрләргә кирәк. Җитештерү объектларында даими өйрәнүләр үткәрү гадәттән тыш хәлләрне кисәтүнең иң кулай юлы. "Азнакайнефть" идарәсе баш инженерының хезмәтне саклау һәм җитештерү куркынычсызлыгы буенча беренче ярдәмчесе, бүлек башлыгы Таһир Шәймәрданов моны яхшы аңлый. Өйрәнүләрнең чираттагысы идарә аппараты хезмәткәрләре катнашында узды. Әлеге мөһим чара "Татнефть"...
-
Азнакай муниципаль районында көненә 106 тонна сөт җитештерелә
Көненә 106 тонна сөт җитештереп, терлекчеләребез республика күләмендә беренчеләр унлыгына басты. Быел узган ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр саны 700 башка артты һәм 23700 гә җитте. Азнакайлылар ел азагына мөгезле эре терлекләрне 25 мең башка җиткерү бурычын куйдылар. Малларның көрлеге, үлем-китемгә юл куймау - терлекчелектә төп бурычларның берсе. Әлеге...
-
Азнакай муниципаль районы биләмәсендә быелның беренче Сабан туе Карамалыда узды
Азнакай муниципаль районы биләмәсендә быелның беренче Сабан туе Таллы Бүләк һәм Октябрь Бүләк авыллары кергән җирлек үзәге - Карамалыда 1 июнь көнне узды. Яшерен-батырын түгел, узган гасырның 50нче еллары азагында, колхозларның икътисади халәте шактый ныгый башлагач, җирле Советларының вәкаләтләре сизелерлек кимеде, бөтен мөһим мәсьәләләрне дә диярлек хәл итүне күмәк хуҗалыклар...