7 июнь 2013 яңалыклары
-
Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кече Сабантуй үткәрелде
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кече Сабантуй үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. 5 июньдә Мәдәният йортының «Релакс» залы күңелле шау-шудан гөрләп торды. Сабантуй ял паркында узарга тиеш иде, әмма яңгыр комачаулады. Моңа карап бәйрәм рухы, Сабантуй төсмерләре җуелмады: җырлары да, уеннары да җитәрлек булды. Балалар кашык белән су ташыды, капчык...
-
“Бәхет” вокал ансамбленә дәүләт стипендиясе тапшырылды
"Йолдызлык" фестивалендә Гран-при яулаган "Бәхет" вокал ансамбленә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан ТР Хөкүмәте йортында узган тантанада махсус дәүләт стипендиясе тапшырылды.
-
Милли бәйрәмебезгә рәхим итегез!
9 нчы июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә. Азнакайлыларны һәм кунакларны кызыклы бәйрәм программасы көтә: театральләштерелгән тамаша; алдынгы авыл хуҗалыклары, ветераннар, Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан нефть предприятиеләре парады; җәйге Универсиаданы каршылап, спортчылар һәм Сабантуй батырлары чыгышы; муниципаль район башлыгы, дәрәҗәле кунаклар тәбрикләве; алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен бүләкләү....