4 июнь 2013 яңалыклары
-
9 июнь көнне Азнакай шәһәре Сабан туена рәхим итегез!
9 нчы июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә. Азнакайлыларны һәм кунакларны кызыклы бәйрәм программасы көтә: театральләштерелгән тамаша; алдынгы авыл хуҗалыклары, ветераннар, Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан нефть предприятиеләре парады; җәйге Универсиаданы каршылап, спортчылар һәм Сабантуй батырлары чыгышы; муниципаль район башлыгы, дәрәҗәле кунаклар тәбрикләве; алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен бүләкләү....
-
Исерек шофер намусында – кеше гомере
Шәһәрнең башкарма комитеты каршында төзелгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Анда сүз Азнакай муниципаль районы юлларында куркынычсызлыкны күтәрү кирәклеге турында барды. Борчуга салучы төп мәсьәләләрнең берсе - юл-транспорт вакыйгаларында балаларның фаҗигале үлеме, авыр тән җәрәхәтләре алуы иде. Комиссия рәисе Расих Шәкүров узган атнада булган фаҗигаләргә тукталды,...
-
Азнакай муниципаль районында 2013 елның беренче Сабан туе Карамалыда үтте
Азнакай муниципаль районында 2013 елның беренче Сабан туе Таллы Бүләк һәм Октябрь Бүләк авыллары кергән җирлек үзәге - Карамалыда 1 июнь көнне узды. Биредә яшәүчеләрдән кергән хәйрия ярдәме һәм җирлек башкарма комитетының финанс кертеме исәбенә үткәрелгән быелгы милли бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган чара гына түгел, ә җирле хакимиятнең халык белән...