3 июнь 2013 яңалыклары
-
Азнакайда 10 сыйныфны тәмамлаучы егетләр өчен өйрәнү-кыр җыеннары узды
Май ахырында унынчы сыйныфны тәмамлаучы егетләр өчен өйрәнү-кыр җыеннары узды. Таңсылу САНИЕВА Алферовка урманы аланы 3 көнгә палаткалар шәһәрчегенә әверелде - район мәктәпләреннән сигез взводка берләшкән 145 укучы чын солдат тормышы белән яшәде. Өч көнлек лагерь тормышы тулысынча хәрбиләрнекенә якынайтылып, егетләр солдат күнекмәләре һәм мәшәкатьләренә күмелеп яшәде. Режим көннең иртәнге...
-
Азнакайда район һәм шәһәр эшмәкәрләре конференциясе узды
Район башкарма комитетының утырышлар залында Азнакай эшмәкәрләре конференциясе узды. Конференция эшендә ТР эшмәкәрләрен яклау департаменты начальнигы урынбасары Сергей Болтаев, Азнакай районы җитәкчеләре, салым, банк һәм башка хезмәтләрдән вәкилләр катнашты. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районның кече һәм урта эшмәкәрлек объектлары эшчәнлегенә гомуми бәя бирде. Ул үз чыгышында эшмәкәрләргә ярдәм чараларын...
-
Мәгариф хезмәткәрләренең республикара туристлар слетында Азнакай командасы 3 нче урында
Мәгариф хезмәткәрләренең республикара туристлар слетында Азнакай командасы 3 нче урынны яулады. Кама елгасы ярында урнашкан милли паркта үткәрелгән әлеге чарада 19 команда катнашты. Районыбыз данын өстәмә белем бирү педагоглары Р.Исмәгыйлов (капитан), А.Рахманов, Г.Степанова, С.Дементева, Г.Камалетдинова, Л.Дәминова, И.Баһрамов, Д.Вәлиев, И.Солтанов яклады. Судьялар коллегиясенә якташларыбыз С.Галиева һәм М.Гыйльманова керде.
-
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин актүбәлеләр белән очрашты
Актүбәлеләр тормышында шәхси бакчалар элек-электән мөһим урын тотты. Ул аларны ел буена туендыручы да, эш һәм ял урыны да булды. Эшчеләр бистәсе биләмәсендә 3 бакчачылык ширкәте бар. Әлеге коммерцияле булмаган берләшмәләрнең көндәлек эшчәнлекләрендә әледән-әле төрле проблемалар туып тора. Аларның кайберләрен хәтта район һәм бистә җитәкчелеге ярдәменнән башка хәл дә итеп...