23 май 2013 яңалыклары
-
"Маяк" - җиңүче!
Республиканың 2013 елгы "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" журналистлык конкурсында "Маяк" иң яхшы район газетасы дип табылды.
-
Сак булыгыз: юлда балалар!
Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатыннан республикада, шул исәптән безнең районда да 15 майдан 15 июньгә кадәр "Сак булыгыз: балалар!" акциясенең беренче этабы үткәрелә. Аның кысаларында район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла.
-
Азнакайда Сабантуй-2013 үткәрү көннәре билгеле
Татарстан Республикасы Президентының 2013 елда татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен үткәрү турындагы указы нигезендә Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты аны Актүбә бистәсендә һәм авыл җирлекләрендә 8 июнь, Азнакай шәһәрендә 9 июнь көннәрендә уздыру турында карар чыгарды.
-
Министр язгы кыр эшләрен уңай бәяләде
Район агросәнәгать предприятиеләре эше белән танышуын ул "Союз-Агро" ҖЧҖдә мөгезле эре терлекләр асрау өчен алып барыла торган, якын-тирәдә моңа кадәр әле тиңе булмаган мегаферма төзелешендә булудан, җитәкчеләр һәм төзүчеләр белән эш барышы, хезмәт шартлары турында аңлашудан башлады. -Төзелештә нинди генә яңа технологияләр кулланылмасын, беренче чиратта объектның киләчәктә анда эшләүчеләр өчен...