22 апрель 2013 яңалыклары
-
“Лидер” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә йөзү ярышлары уздырылды
Узган атнада "Лидер" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Казанда узачак җәйге Универсиадага багышлап кызлар һәм яшүсмерләр арасында йөзү ярышлары уздырылды. Анда Алабуга, Зәй, Җәлил, Лениногорск, Баулы район һәм шәһәрләре спортчылары да катнашты. Шәһәрдәшләребез Милана Әбдрәшитова, Рәмис Хәкимов, Ризалина Ульданова, Рамил Абдурахманов, Айгөл Вәлиева, Радик Хәсәншин төрле дистанцияләрдә бүләкле урыннарга лаек...
-
Пенсионерларның өченче республика спартакиадасының сайлап алу туры үтте
Узган атнада "Дельфин" су-сәламәтләндерү клмплексында пенисонерларның өченче республика спартакиадасының беренче сайлап алу туры үтте. Өлкән яшьтәге райондашларыбыз җиңел атлетика, дартс, өстәл теннисы, гомуми физик әзерлек, йөзү буенча көч сынашты. Мәннәф Хөҗҗәтов, Әдип Әгълиуллин, Асия Нигъмәтуллина, Рәшит Мусин, Светлана Яруллина, Айрат Галимов, Гүзәлия Гомәрова, Эрнест Ситдиков төрле спорт ярышларында җиңү яулады....
-
15-18 апрель көннәрендә Казанда ТР укучыларының IX Спартакиадасы узды
15-18 апрель көннәрендә Казанда узган ТР укучыларының IX Спартакиадасында гандбол буенча ярышларда "Лидер" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары командасы уңышлы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә иреште. Кызлар командасы - беренче, егетләр - икенче урынны алды. Укытучы-тренерлары - Светлана Гыйльфанова