5 апрель 2013 яңалыклары
-
6 апрельдә Азнакай эчке эшләр бүлегендә тикшерү органнары көнен билгеләп үтәләр
Иртәгә тикшерү органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Азнакай эчке эшләр бүлеге җитәкче урынбасары, юстиция майоры Руслан Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге тикшерү бүлеге төрле юнәлештәге җинаятьләрне ачу буенча тикшерү эшләре алып бара. Юстиция өлкән лейтенанты Рәфис Кәрибуллин (рәсемдә) бүлектә иң яхшы тикшерүчеләрнең берсе. Яшь булуына карамастан, җинаятьләрне ачуда аның зур тәҗрибәсе...
-
Азнакай шәһәренең шәхси секторында ташуга каршы чара күрелде
- Азнакай шәһәре эчендә һәм аның якын-тирәсендә ташу куркынычы янаган берничә нокта бар иде. Болар - Гоголь урамы 31, 33нче йортлар, Лобачевский, Галиев, Октябрьский урамнары, Мәнәвез бистәсендә - Яшьләр; Яңа Юлда - Чатыр тау урамнары. Чәршәмбе көнне кичен сәгать 8 ләр тирәсендә Гоголь урамыннан язгы ташу китте, - ди Азнакай...
-
6 апрельдә Азнакай 5нче мәктәбендә мини–футбол ярышы узачак
Җирлегебездә спортка багышланган, сәламәт тормышны пропагандалаган чаралар даими үткәрелеп тора. Аның чираттагысы Сәламәтлек көне уңаеннан 6 апрельдә 10.30 сәгатьтә шәһәрнең 5нче гомумбелем бирү мәктәбе бинасында узачак. Монда районның оешма-предприятиеләре, учреждениеләре командалары мини-футбол буенча көч сынаша. Спорт бәйрәменә рәхим итегез!
-
Tанылган артист Фирдүс Тямаев Актүбәдә иганә концерты бирде
Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында танылган артист Фирдүс Тямаев бистәдә яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен иганә концерты бирде. Үзләренә карата миһербанлык гамәле кылганы өчен тамашачы җырчыга эчкерсез рәхмәтен белдерде.