27 март 2013 яңалыклары
-
Гыйнвар-март айларында районда җиде юл-транспорт вакыйгасы булган
Урамнарда "кышкы йокыдан уянып" чыгучы автомобильләр саны артты. Аларга тиздән мотоцикллар, скутерлар, велосипедлар кушылачак. Шуңа күрә руль артында йөрүчеләрдән генә түгел, җәяүлеләрдән дә юлларда аеруча сак булу сорала. Мисалга - агымдагы елдагы ике очрак: 31 гыйнварда Азнакайдан Актүбәгә таба баручы машина хуҗасы юлны караңгы һәм тиешсез урыннан аркылы чыккан аек...
-
Шимбә көнне Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә
30 март көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең Татарстан һәм Актүбә эшчеләр бистәсенең базар алды мәйданнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үзләрендә җитештерелгән продукцияләрне тәкъдим итәчәк.
-
Төбәгебезнең данлыклы шәхесләре турында мәгълүматлар тупланган Азнакай энциклопедиясе әзерләнә
Инде хәбәр иткәнебезчә, төбәгебезнең данлыклы шәхесләре турында мәгълүматлар тупланган Азнакай энциклопедиясе әзерләнә. Аның редколлегиясе үз эшчәнлеген инде тулы көченә алып бара. Мәгълүматларны туплау эше тәмамланып килә. Әлеге документаль җыентыкка бирердәй әһәмиятле материалларыгыз булса, ай ахырына кадәр тапшыру кирәклеген онытмагыз.
-
25 марттан “Парклар маршы” халыкара акциясе игълан ителде
Быел ул "Тыюлыкларга - ышанычлы сак" шигаре астында уза. Акция кысаларында балалар, мәктәп укучылары арасында түбәндәге темалар буенча бәйгеләр игълан ителә: "Кыргый табигать утраучыклары" фотосурәтләр конкурсы; "Тыюлык табигате дөньясы" - янгынга каршы плакатларга конкурс; табигый тыюлыклар территориясе турында иң яхшы язмага конкурс. Иҗади эшләрне 30 апрельдән дә соңга калмый "Чатыр...
-
Психологик ярдәм телефоннары эшли
Тормыш авырлыклары алдында югалып калсагыз, килеп туган проблемаларыгызны ничек хәл итәргә дип кайгыга төшсәгез, төшенкелеккә бирелеп, дөньяга кул селтәргә ашыкмагыз! Республикада һәм районыбызда психологик ярдәм телефоннары эшли. Азнакай районы буенча 7-33-99, республика буенча "Сердәш-129" психологик ярдәм хезмәтенә 129 (бушлай) яки 8-843-279-55-80 (түләүле) номерлары аша тәүлек дәвамында мөрәҗәгать итә аласыз.
-
Шимбә көнне Азнакай шәһәренең Татарстан һәм Актүбә эшчеләр бистәсенең базар алды мәйданнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә
30 март көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең Татарстан һәм Актүбә эшчеләр бистәсенең базар алды мәйданнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар халыкка үзләрендә җитештерелгән продукцияләрне тәкъдим итәчәк.