14 февраль 2013 яңалыклары
-
Хөрмәтле азнакайлылар, очрашу кунаклары!
Сезнең Татарстаныбыз башкаласы Казан шәһәрендә зурлап җыелып фикер алышуыгыз, районның киләчәге турында кайгыртуыгыз матур күренеш. Бу уңайдан Сезнең һәркайсыгызны әлеге күркәм вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәм һәм изге ниятләрегезне тормышка ашыруда уңышлар телим. Азнакай - республикабызның иң гүзәл, иң бәрәкәтле районнарыннан берсе. Аның 250 еллык данлы тарихы, матур бүгенгесе,...
-
Бүген мәркәзебез казанда азнакай якташлары очрашуы уза
Бер күрешү - үзе бер гомер! Азнакай ягы - урман-кырлары, көмеш сулы елга-чишмәләре, мул уңышлы иген басулары, җир куеныннан кара алтын чыгаручы нефть скважиналары, хәтфә болыннары, сагынудан күпләрнең төшләренә керүче Чатыр тау иле ул! Үткәннәре истәлекле, чагыштырмача ерак булмаган узганы һәм бүгенгесе данлы аның. Узган гасырның илленче еллары башында биредә...
-
Азнакаем – гомер бишегем
Фәхразый Кәримов, игенче-ветеран, Социалистик Хезмәт Герое: - Ватан сугышы башланганда миңа 10 яшь иде. Зурлар белән рәттән тырышып эшләдек. Гомерем буе туган ягым иген кырларында тырыш хезмәт куюым белән бәхетле мин. Бүгенге көндә азнакайлыларның авыл хуҗалыгында ирешкән уңышларына куанып туя алмыйм, зур горурлык хисләре кичерәм. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин...
-
Азнакай – үсеш юлында
Азнакай муниципаль районы үсеш-яңарыш юлында. Төбәгебезгә эшлекле визитлары вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та шуны ассызыклады. Соңгы елларда аеруча күзгә ташланган үзгәрешләрне генә барласак та, икътисади, социаль, инфраструктура үсешендә никадәр алгарыш, күпме...
-
Азнакаем, Азнакай!
Без тибрәнгән бишек кебек Уңайлы, кечкенәсең, Чатыр тавы итәгендә Иркәләп үстерәсең. Азнакаем, Азнакай, Яшьлегем каласы син. Дөнья күреп таныткан, Күземнең карасы син. Осталыкка тапшырабыз Кырларда имтиханны. Зур эшләргә кузгалганда Сорыйбыз фатихаңны. Азнакаем, Азнакай, Бәхетем төбәге син. Нечкә кыллы җырымның Сандугач тирәге син. Какшамас өч терәгем бар - Язмышым сөнече: Туган...
-
Монда тудык, монда үстек...
Халисә Исмәгыйлова,"Чатыр Тау" якташлар җәмгыяте рәисе, "Казан" милли мәдәни үзәк директоры урынбасары: Азнакай - Татарстанның иң матур һәм иң ерак районнарының берсе. Азнакайда булган, аның урманнарын, әрәмәле Ык буйларын, Чатыр тавын күргән кеше, анда җәй саен кайтмыйча түзә алмас! Әлбәттә, Азнакайның бай табигате анда яшәүче кешеләрнең холкына да, яшәү рәвешенә...
-
Барыгыз да автоузышларга!
16-17 февральдә бозда автоузышлар үтә торган Сабантуй яланына махсус автобуслар йөриячәк. Азнакай шәһәрендә: 9.00-16.00 сәгатьләрдә, 30 минут саен, автовокзалдан Ленин урамы буйлап. (Тукталышлар: "Татфондбанк", "Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге", "Җиңү мәйданы", "Сабантуй"). Актүбә бистәсеннән: 9.00-17.00 сәгатьләрдә (1сәг.30 минут саен). Автобус автовокзалдан китә.
-
Зур корабны давыл куркытмый
Еллык хисап җыелышында "Марс" ҖЧҖ директоры, ТАССРның атказанган агрономы, РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Хәбип Баянов үзе җитәкләгән хуҗалыкның икътисади халәтен бәян иткәндә күз алдына, ирексездән, дөньяны күмеп, томырылып килгән зур дулкынны санламыйча, алга баруын дәвам иткән хәрби кораб күз алдына килде... Наил АБДУЛЛИН Чыннан да, килеп туган кыенлыкларны заман...
-
Хоккей буенча ТР финал ярышлары уза...
19-22 февраль көннәрендә Азнакайның Боз сараенда А.В. Тарасов исемендәге "Алтын шайба" клубы призына 2000-2001 елгы спортчылар арасында хоккей буенча ТР финал ярышлары уза. Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Нурлат, Мамадыш, Җәлил, Байлар Сабасы, Актаныш һәм Азнакай командалары катнаша. Башлана 9.00 сәгатьтә.