13 февраль 2013 яңалыклары
-
Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, сугышчан локаль бәрелешләрдә катнашучылар! Ватан сакчыларының кадерле әниләре һәм тормыш иптәшләре!
1989 елның 15 февралендә Советлар Союзы Герое генерал Борис Громов җитәкчелегендәге совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылды. Сугышның шаукымы анда катнашкан солдат һәм офицерларга гына түгел, бөтен ил халкына да кагылды. Традиция буенча, бу истәлекле датаны без ел саен сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтәбез. Без Совет һәм Россия...
-
Үрнәк алыр якташларыбыз бар
Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көнгә багышлап, "Батырлар булып тумыйлар" дигән кичә үтте. Безнең районнан 252 егет Әфганстанда хезмәт иткән. Кичәдә сүз шуларның берсе, Россия Федерациясе Герое Ильяс Дауди турында барды. Яшь туган якны өйрәнүчеләр шәһәребездә аның бюсты ачылу, укытучылары белән очрашуы, РФ Президентының геройга бүләк тапшыруы...
-
КӨЛДЕРДЕ ДӘ, УЙЛАНЫРГА ДА МӘҖБҮР ИТТЕ...
Узган атнада Азнакайның Мәдәният сараенда Әлмөт татар дәүләт драма театры танылган төрек язучысы Азиз Несинның "Ал җанымны, әфәнде" комедиясен Азнакай тамашачысына тәкъдим итте. Зал тулы халык булганга бик гаҗәпләнергә кирәкмидер. Азнакайлар болай да спектакльләргә яратып йөри. Ә бу куеласы спектакльдә төп рольләрне районның Банки Сукаеш авылы кызы, Татарстанның халык артисты...
-
Акциядә катнашыгыз!
1 февральдә "Татнефть"нең ягулык салу станцияләрендә традицион "ХОК!" акциясе башланды. Быел "Татнефть" АЗСлары үзенең клиентларына Сһеvгоlеt Сruze автомобиле, ике кешелек елга круизы, көнкүреш электроникасы кибетенең 45 бүләк сертификатын һәм 5 литр мотор ягулыгы кебек моменталь призлар ота алу мөмкинлеген тәкъдим итә. "ХОК-2013" лотерея билетын 1 февральдән 30 апрельгә кадәр вакытта...