Азнакаево
  • Рус Тат
  • 15 гыйнвар 2013 яңалыклары

    • 15 гыйнвар 2013 - 12:57
      Төп бурыч – сакчыллык
      Кичә "Тукай" ҖЧҖ базасында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры М.Әхмәтов катнашында терлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүгә сакчыл караш булдыруга багышланган зона семинары узды. Семинарның "Тукай" ҖЧҖдә узуы юкка гына түгел. Җитештерүдә сакчыллык булдыру буенча хуҗалыкның терлекчелек объектларында шактый яңалыклар кертелгән. Электр лампочкаларын аз энергия алучы диодлыларга алыштырганнар....
      122
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 09:08
      2013 – Экологик культура елы
      ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан 15 гыйнвар көнне ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән видеобрифинг уздырылды. Аның эшендә ТР Экология һәм табигать байлыклары министры Артем Сидоров, әлеге тармакның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Аларның чыгышыннан...
      184
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 09:08
      Әкият дөньясында
      "Азнакайнефть" идарәсе бинасына Яңа ел алдыннан килүчеләрне берничә ел рәттән инде "Кышкы әкият" дип аталган рәсем күргәзмәсе каршы ала. Аңардан балаларның бай фантазияләре күзгә бөркелеп тора. Әлеге рәсемнәр әкият дөньясына да алып керәләр, балачакны да искә төшерәләр. Аларда бүгенге тормыш кырыслыгы юк. Бары тик яхшылыкны, матурлыкны гына күрәсең... Нәфис ӘХМӘТ...
      131
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 09:06
      Яшьтәшләр
      Быел нефтьчеләребез үзләре өчен аеруча мөһим һәм истәлекле дата - Татарстанда нефть индустриясенә нигез салынуның 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар. Нәкъ менә җиде дистә ел элек - 1943 елның июлендә, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә, хәзерге Лениногорск районының Иске Шөгер авылы янында мастер Гариф Хәмидуллин бригадасы бораулаган 1нче санлы скважина тәүлегенә 20...
      125
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 09:05
      11 бораулау бригадасы
      Азнакай бораулау эшләре предприятиесе коллективы җир токымнары бораулау һәм нефтьчеләргә скважиналар төзеп тапшыруның узган ел планнарын арттырып үтәде - билгеләнгәнгә өстәмә рәвештә ике мең метрга якын җир тишелде, заказчыларга бер скважина артык тапшырылды. 11 бораулау бригадасы арасында иң яхшысы дип мастер Сергей Винокуров җитәкләгән коллектив танылды. Узган 12 айда ул...
      142
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 09:04
      Актүбә бистәсендә Яңа ел каникуллары күптөрле чараларга бай булды.
      Актүбә бистәсендә Яңа ел каникуллары күптөрле чараларга бай булды. Христиан динендәгеләр өчен аларның иң яктысы 7 гыйнварда узган Раштуа булгандыр, мөгаен. Бистә чиркәвенә җыелган халыкны бу көнне изге бәйрәмнәре белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галеева, Сергий атакай тәбрик итте. "Азнакайнефть" идарәсе дин тотучыларны...
      126
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 08:49
      Казанда җиңел атлетика буенча ТР Чемпионаты
      Казанда җиңел атлетика буенча ТР Чемпионаты, юниорлар арасында (20 яшькә кадәр) ТР Беренчелеге һәм ветераннар арасында ТР Беренчелеге уздырылды. Анда шәһәрнең "Лидер" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илназ Шәрифуллин озынлыкка сикерүдә ТР Чемпионы булды. Илүзә Габидуллина, Диана Кашапова, Айнур Шиһапов төрле призлы урыннар алды. Ветераннар арасында 800 метрга йөгерүдә...
      172
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 08:47
      Студентлар мәктәпкә җыелды
      Кышкы каникул чорында Чубар Абдул урта мәктәбендә төрле уку йортларында белем алучы студентлар - кайчандыр үз карлыгачларыбыз белән очрашу узды. Аларның бүгенге укучыларга әйтер сүзләре, уртаклашыр фикерләре күп иде. Мәктәп директоры Илдус Латыйпов, директор урынбасары Зөлфия Ситдикова, сыйныф җитәкчеләре Римма Мияссәрова, Регина Закирова, Мөхтәрәмә Гыймаева укучыларыбызның шатлыкларын уртаклашып, аларга уңышлар...
      128
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 08:44
      Үзләре - туксанда, күңелләре унсигездә!
      Районыбыз озын гомерле кешеләргә бай. Әле менә тагын 13 гыйнварда Гайнелхәят Фазлиева белән Бадыглҗамал Мифтаховага 90 яшь тулды. Гайнелхәят апа Тымытык авылында туган. 12 ел ветеринар белгеч булып эшли, районда ул аяк басмаган бер генә колхоз да калмый. Тырыш хезмәте өчен Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнә. 1947 елда Сәет Шәнгәрәев...
      168
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 08:41
      “Ел эшмәкәре” конкурсына
      Хуҗалары килеп керүгә малкайлар карашларын аңа юнәлттеләр. Күрәсең малкайлар Рамилнең сыйпап-иркәләп узуына күнегеп беткәннәр, муеннарын сузып ягымлы мөгрәп алалар. Яратам шул малкайларны, күшәүләрен генә карап торсаң да җанга рәхәт. Һәрберсенең үз характеры, үз исеме бар, - ди фермер. Рамил Солтанов кебек кешеләр турында "мал җанлыклы" диләр. Ул кечкенәдән үк мал...
      146
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 08:12
      Өлкәннәрне ни борчый?
      Шушы көннәрдә район ветераннар советының барлык башлангыч оешмалар рәисләре катнашында җыелыш узды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты һәм чыгыш ясады. Ветераннарның сорауларына шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев җаваплар бирде. Өлкәннәрнең гозерләре дә, мөрәҗәгать-тәкъдимнәре дә күп булды. Аерым...
      126
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 08:07
      Лидерлар өчен чыршы бәйрәме узды
      11 гыйнварда Яшьләр үзәгендә сәләтле балалар өчен Район башлыгының чыршы бәйрәме узды. Ул әле беренче тапкыр оештырыла. Бәйрәмгә барлык мәктәпләрдән укуда, спортта, сәнгатьтә, җәмәгатьчелек эшләрендә алдынгылар җыелды. -Сез - безнең горурлыгыбыз, ышанычыбыз, районыбызның киләчәге сезнең кулда, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдулин укучыларны тәбрикләп. Яшьләр үзәге бу көнне чын-чынлап...
      175
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 08:04
      Туры элемтә
      "Маяк" газетасы редакциясенең Актүбәдә бистә тормышчанлыгына багышланган туры элемтә уздыруы турында язган идек инде. Телефон аша хәбәрләшүдә үзләрен кызыксындырган һәм борчыган сорау-мөрәҗәгатьләр белән дистәләгән кеше катнашты. Аларның барысына да Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галеева җентекле аңлатма бирде. Биредә яшәүчеләр өчен аеруча әһәмияткә ия булган кайбер сорау-җавапларны укучыларыбыз игътибарына да...
      172
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 08:02
      “Торак – 2013”
      Гыйнвар азагында республикакүләм "Торак - 2013" күзәтчелек-профилактика операциясе башлана. Операция барышында янгын күзәтчелеге инспекторлары, полиция уполномоченныйлары һәм власть органнары вәкилләре катнашында торак йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк. Төп игътибар ишле гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы имин булмаган гаиләләргә биреләчәк, янгын куркынычсызлыгы турында халык белән...
      156
      0
      0
    • 15 гыйнвар 2013 - 08:00
      Тормыштан ямь табып
      Үзебезнең шушы җирлектә гомер иткән, фидакарь хезмәт куйган өлкән яшьтәге райондашларны юбилейлары, туган көннәре уңаеннан өйләренә барып котлауны район җитәкчелеге матур традициягә әверелдерде. Шушы араларда гына 101 яшь тулуын билгеләп үткән Сарлы авылында яшәүче Бибимәфтуха апа Усманованы да муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә делегация туган көне белән тәбрикләп кайтты....
      138
      0
      0
    Реклама