27 декабрь 2012 яңалыклары
-
Хуш киләсең, яңа ел!
Кадерле азнакайлылар, хөрмәтле кунаклар! Узып баручы 2012 ел муниципаль районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга гаять бай һәм уңышлы булды. Ниятләгән барлык планнарыбыз да гамәлгә ашты - төп күрсәткечләр буенча Азнакай муниципаль районы республикада алдынгылар рәтенә чыкты. Күпкатлы йортларга, мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру, башка өлкәләрне үстерүне күздә тоткан федераль һәм республика программалары...
-
Хөрмәтле нефтьчеләр, нефть сәнәгате ветераннары, райондашлар!
2012 ел тәмамланырга да санаулы сәгатьләр генә калып килә. "Азнакайнефть" идарәсе өчен ул гади генә булмады. Шуңа да карамастан, коллективыбыз барлык сынауларны бернинди тетренүләрсез үтте, җитештерүнең төп күрсәткечләрен уңышлы башкарып чыкты һәм алдагы ел өчен ныклы база булдырды. Әлеге җиңүләргә нефть базарында булган уңай хәлләр йогынтысында гына түгел, чыгымнарны киметү...
-
Нәтиҗә ясар чак
21 декабрьдә "Тат-нефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов федераль һәм республика мас-сакүләм матбугат ча-ралары вәкилләре өчен матбугат кон-ференциясе үткәрде. Ул агымдагы ел нә-тиҗәләренә һәм проектларына бәя бирде, 2013 елга планнар белән таныштырды. Якынча мәгълүматлар-га караганда, 2012 елда "Татнефть" ААҖ буенча нефть табу күләме 26 млн. тонна тәшкил итәр дип көтелә....
-
Хак бәяне халык бирә
2012 ел да тәмамлануга бара. Ел дәвамында башкарылганнарга йомгак ясар, нәтиҗәләрне барлар, алга яңа бурычлар куяр чак. Атна башында районыбызның "Маяк", республикада чыгып килүче "Шәһри Казан" газеталары, җирле һәм республика радио-телевидениесе журналистлары Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашып, аңа үзләрен, газета укучылар, телевизор караучы, радио тыңлаучыларны, һәм гомумән,...
-
Яңа елны нәрсә киеп каршы алырга?
Узып баручы елның соңгы ае нәтиҗәләр чыгару, яңа елга планнар кору белән бәйле булса да, хатын-кызлар өчен иң күңеллесе, мөгаен, яңа ел киченә күлмәк сайлаудыр. Яңа ел бәйрәмен матур кием киеп каршылау да бик мөһим. Бәйрәмдә теләсә нинди матур күлмәк кияргә була. Ләкин Еланны каршы, апганда алтынсу төстәгесен сайларга тырышыгыз....
-
Яңа елга яңа китаплар
Һәр елның соңгы аенда «Татнефть» ААҖнең «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдир итү чарасы уздыру матур традициягә әверелде.Быелгы шундый - 2012 елда дөнья күргән басмалар белән таныштыру,ягъни "Рухият" китаплары бәйрәме 19 декабрь көнне нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә үтте. Әлеге тантананың кунагы ,ТР Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов бил-геләгәнчә,...