11 декабрь 2012 яңалыклары
-
Кыш бабай Кар кызы белән "Маяк" газета редакциясендә
Кыш бабай Кар кызы белән быел иң беренче итеп "Маяк" газетасы редакциясенә кунакка килде. Барчасын биетеп, җырлатып, шигырь сөйләтеп, үзенең тылсымлы капчыгыннан тәмле-тәмле бүләкләрен өләште, Яңа елда бары тик уңышлар юлдаш булуын, абунәчеләрнең тагын да артуын теләде.
-
Һөнәргә тугрылык
Ватан геройлары көне уңаеннан Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге 80 яшен тутырган игенче-ветеран, Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримовны котлады. Айгөл ШӘРИПОВА Бу мактаулы исем аңа авыл хуҗалыгында нәтиҗәле эшләгәне өчен 1981 елда бирелә. 63 еллык тәҗрибәсе булган ветеран язгы чәчү, җәйге кыр эшләре, көзге урак чорында әле дә басуда, игенчеләргә...
-
Азнакай йолдызчыкларын Президент котлады
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Созвездие-Йолдызлык" фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды. Әлеге тантанада дәүләт Киңәшчесе, фестивальгә нигез салган Минтимер Шәймиев та катнашты. "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең яшьләр теле-фестиваленә быел 12 ел. Шәһәр күләмендә яшьләр чарасы буларак башланып, хәзер инде ул Россия күләмендәге мөһим мәдәни бәйгегә әверелде. 2009 елда фестиваль...
-
Гран–при һәм "Фиат" безнеке!
Азнакай район-шәһәр мәдәният йорты каршындагы ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Гата Ялалов җитәкчелегендәге халык театры "Идел-йорт" төбәкара халык театрлары фестивалендә Кәрим Тинчуринның 4 пәрдәлек "Казан сөлгесе" музыкаль комедиясен куеп гран-при яулады һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кулыннан "Фиат" автобусы ачкычы алды. Үзешчәннәребезнең бу олы җиңүе хакында - газетабызның алдагы...
-
Яшәүдән тәм, мәгънә табып...
Спортта көч сынаштылар Мәгълүм булганча, районыбызда халыкара инвалидлар көне уңаеннан айлык игълан ителеп, аның кысаларында күптөрле мәдәни, спорт чаралары, кызыклы очрашулар, хәйрия акцияләре һ.б. үтә. Алар газетабыз битләрендә дә һәрдаим яктыртылып килә. Басмабызның бу санында шушы араларда үткән янә берничәсенә тукталыйк. Азнакай инвалидлар җәмгыяте мәдәният идарәсе, спорт һәм туризм учреждениесе,...
-
Буын сәламәт булсын яки бала бәла булмасын
Шушы көннәрдә Балалар иҗаты үзәгендә узган "Сыйныф җитәкчесе көне"ндә сүз балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм психоактив матдәләр куллану профилактикасы хакында барды. Мәгълүмати-методик үзәк директоры Л.Әхмәдишина әлеге мәсьәләнең төрле ведомстволар белән уртак эш икәнлеген ассызыклады, сыйныф җитәкчеләренең катлаулы һәм җаваплы эш башкаруларын билгеләп үтте. Мәгариф идарәсе начальнигы Г.Хәмидуллин үз чыгышында...
-
Эш сөйгәнне ил сөяр
Шәһәрдәшебез Әсгать абый Гатин шушы көннәрдә сиксәненче тапкыр гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан Әсгать абыйны шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов котлап, район башлыгы исеменнән кул сәгате тапшырды. - Безнең өчен хәзер игътибардан да кыйммәт нәрсә юк. Рәхмәт сезгә, онытмаганыгыз, искә алып торганыгыз өчен, - дип шатланып...
-
Кыскача
Азнакай район-шәһәр мәдәният йорты каршындагы ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Гата Ялалов җитәкчелегендәге халык театры "Идел-йорт" төбәкара халык театрлары фестивалендә Кәрим Тинчуринның 4 пәрдәлек "Казан сөлгесе" музыкаль комедиясен куеп гран-при яулады һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кулыннан "Фиат" автобусы ачкычы алды. Үзешчәннәребезнең бу олы җиңүе хакында - газетабызның алдагы...