4 декабрь 2012 яңалыклары
-
Хәл ителмәслек мәсьәләләр юк
Район җитәкчелеге шәһәр халкы белән кабат очрашу уздырды. Монда "Восход" торак-милек ширкәтенә кергән йортларда яшәүчеләр катнашты. Кешеләр шактый күп килгән иде. Катлаулы сорауларга җавап бирү дә берничә сәгатькә сузылды. ТСЖ җитәкчесе Минзаһит Зиякаев узган елларда башкарылган эшләр белән таныштырганнан соң, киләчәккә планнар белән уртаклашты. Халыкны борчыган сорауларның берсе, әлбәттә, суга...
-
Урлашу күршеңнең кесәсенә суга...
Соңгы айларда торак-коммуналь хезмәтләр квитанциясендә барлыкка килгән ОДНнар, ягъги гомумйорт кирәк-яраклары өчен тотылган кайнар һәм салкын су өчен моңа кадәр күрелмәгән формада түләүләр Азнакай һәм Актүбә халкын гаҗәпкә калдырды. Су өчен хәзер без үзебез кулланган күләмнән дә артыгын түли башладык. Коммуналь хезмәтләрдә ОДНнар барлыкка килү проблемасын тирәнтен өйрәнеп һәм аларны...
-
Әниләргә хөрмәт зурдан булды
Районыбызда бу бәйрәм ел да олылап уздырыла. Быел да район-шәһәр Мәдәният йортында әниләр хөрмәтенә оештырылган кичә җыр-моңга, котлау сүзләренә, изге теләкләргә бай булды. Мөхтәрәм кунаклар - гомерләрен авылда иң авыр, җаваплы тармакларда хезмәт куеп үткәргән, өчәр-дүртәр, аннан да күбрәк бала үстергән олы яшьтәге әниләрне котлап, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель...
-
«Торак – 2012» операциясе
Әлеге операция кысаларында Азнакай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, полициянең участок уполномоченныйлары, ТСЖ вәкилләре белән берлектә "Универсал" ТСЖ күпфатирлы торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тикшерде. Төп игътибар хокук бозуларны кисәтү, гражданнарның фатирларын тикшерү, бигрәк тә күпбалалы һәм имин булмаган гаиләләр, ялгыз өлкән яшьтәгеләр, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар белән профилактик әңгәмәләр уздыруга...
-
Бәхетемне биредә таптым...
Тамбов якларында туып-үссә дә, бөтен гомерен диярлек Азнакайга, аның үсешенә багышлаган хезмәт ветераны Мария Дмитриевна Кондратьева кичә үзенең 90 нчы туган көнен билгеләп үтте. Наил АБДУЛЛИН Адәм баласын язмыш кайларда гына йөртми дә, чын бәхетен тапсын өчен нинди генә сынаулар аша уздырмый. Сугыш, аннан соңгы ачлык-ялангачлыктан тәмам туйган Верятино авылы...
-
Рифкать Миңнеханов: “Кеше гомере – бәһасез”
ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов республика районнарында еш була. Чәршәмбе көнне ул Азнакайда булып, гражданнарны кабул итте. Таңсылу САНИЕВА Башкала кунагы Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рафаил Шәрәфиев катнашында утырышта чыгыш ясады....
-
Кыскача
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә 40 кешелек делегация шушы көннәрдә мәдәни-эшлекле визит белән Төркиядә - тугандаш Тарсус шәһәрендә булып кайтты. Әлеге сәяхәт турында язманы газетабызның алдагы саннарының берсендә укый аласыз. *** 30 ноябрьдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясенең бишенче утырышы узды. Анда мәгълүмати сәясәт өлкәсендә ТР профсоюзларының XXIV отчет-сайлау...