24 октябрь 2012 яңалыклары
-
Азнакаебыз үсә, яңара
Соңгы вакытта шәһәребездә сөенечле вакыйгалар бигрәк тә ешайды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин безгә зур планнар белән килде, күрәсең. Үзебез яшәгән Шәйхетдинов урамындагы 2нче йорт ишегалдын гына алыйк. Ничәмә еллар каралмаган юлга асфальт түшәлде, йортыбызның түбәсе яңартылды. Подъездларга евротәрәзәләр куелды. Балаларга рәхәтләнеп уйнау өчен мәйданчык та эшләнде. Чүп савытлары җитәрлек, ишегалдын...
-
Без дә агач утырттык
Татарстанда, шул исәптән безнең муниципаль районда да «Үз агачыңны утырт!» киңкүләмле акция дәвам итә. Барлыгы 664 нарат үсентесе утыртылган да инде. Бүгенге көндә Шәйхетдинов микрорайонында ачылачак яңа өйләнешүчеләр паркында эшләр гөрли. «Маяк» редакциясе коллективы да бу чарадан читтә калмыйча, үз өлешен кертте. «Зеленхоз» җәмгыятенең уңган хезмәткәрләре белән берлектә эш тиз...
-
Җылылык сезоны: сораулар, тәкъдимнәр
Җылылык сезоны башлану уңаеннан, 22 октябрь көнне "Маяк" газетасы редакциясе Азнакай шәһәрендә яшәүчеләр белән телефон аша турыдан-туры элемтә үткәрде. Сөйләшүнең төп темасы торак йорт һәм биналарны җылылык белән тәэмин итүнең торышын ачыклау булса да, аңа күпмедер дәрәҗәдә бәйләнеше булган башка гозерләр дә игътибардан читтә калмады. Туры элемтә барышында кергән сорауларга...
-
Икмәк булса, җыр да була
Көзге кыр эшләрен тәмамлап, тир түгеп җыеп алган уңышны урнаштыргач, авыл хезмәтчәннәре бераз "тын ала". Бу көннәрдә районыбыз авылларында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан "Уңыш - 2012" бәйрәмнәре үтә. Узган атнада "Корбанов И.В." КФХ фидакарьләре бәйрәм итте. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА -...
-
Су кая китә?
2012 елның 1 сентябреннән РФ Хөкүмәте карары белән расланган коммуналь хезмәтләр (салкын һәм кайнар су, электр белән тәэмин итү, канализация) күрсәтүдә яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Аның нигезендә, күпфатирлы йортларда яшәүче милекче һәм бинадан файдаланучылар салкын һәм кайнар су өчен икегә бүлеп түлиячәкләр. 1 сентябрьдән файдаланучыга җибәрелүче түләү кәгазендә фатирга һәм...
-
Бергә барыбер җиңелрәк
Район җитәкчелегенең халык белән очрашып, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлау, булган проблемаларын уртага салып чишү традициясе дәвам итә. Узган атнада шундый очрашу Нефтьчеләр урамы 20, Ленин урамы 22 нче йортта яшәүчеләр белән үтте. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Халык мондый очрашуларда күпчелек проблемаларның уңышлы гына хәл ителеп килүен яхшы белә. Бу очрашуга да сорауларны җентекле,...
-
Рәхмәт сүзе
Хөрмәтле Марсель Зөфәрович! Сезгә бинабыз түбәсен төзекләндерүдә һәм башка проблемаларыбызны чишүдә күрсәткән зур ярдәмегез өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Хәзер безне бернинди яңгыр да куркытмый, сез бүләк иткән компьютер техникасы газетабызны чыгару процессын тизләтергә яңа мөмкинлекләр бирде. Ходай үзенең игелекле улына - Сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар насыйп итсен. "Маяк" газетасы редакциясе...
-
Игелекләр ае
Мәгълүм булганча, районыбызда Өлкәннәр көне уңаеннан айлык игълан ителгән иде. Шушы ай эчендә җирлегебездә шактый игелекле эшләр башкарылды. Данлы юллар үткән, ил иминлеге өчен көрәшкән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл фидакарьләре, хезмәт ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелде, көнкүрешләрендә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Район ветераннар Советының 40 еллык юбилее да шушы чорга...
-
Вкратце
17 ноябрь көнне азнакай мәдәният йортында зур бәйрәм - авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы узачак. Авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты үз эченә тәбрикләү, бүләкләү церемонияләрен дә ала. Көнне-төнгә ялгап хезмәт куючы хезмәтчәннәр өчен, әлбәттә җыр-биюле «күчтәнәч» тә әзерләнә. *** 8-11 ноябрь көннәрендә муниципаль районыбызда ерак төркиядән - тугандаш калабызга әверелгән Тарсус...