14 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Социалистик Хезмәт Герое Алмас Булатов вафат булды
Мәрхәмәтсез үлем Социалистик Хезмәт Герое Алмас Харис улы Булатовны мәңгелеккә алып китте. Азнакай муниципаль районы җәмәгатьчелеге, Сукаеш авыл җирлегендә яшәүчеләр Алмас Харис Булатовны 13 сентябрь көнне соңгы юлга озатты. Хезмәт батыры белән бәхилләшү митингы Зур Сукаеш авылында герой якташыбыз яшәгән йорт янында узды. Аны район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов...
-
“Маяк”ка язылу бара
Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабызга 2013 елның беренче яртыеллыгына язылу бара. Алга таба да район яңалыкларыннан, вакыйгалардан хәбәрдар булып тору, тормышта мөһим һәм файдалы мәгълүмат алу өчен газетабызга язылырсыз, дип ышанабыз. "Маяк" газетасына барлык почта элемтә бүлекләрендә, киоскларда, матбугат таратучылар аша язылырга мөмкин. Киләсе елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу бәясе үзгәрешсез...
-
Көн туса яңа хәбәр
Эш эзләсәгез 17 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә 89нчы профлицей бинасында район мәшгульлек үзәге эшмәкәрләр советы белән берлектә эшсез гражданнар һәм эш эзләүче өлкән яшьтәгеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә. Мәшгульлек үзәге белгечләре һәркем белән аерым да, төркемләп тә консультацияләр үткәрергә әзер. Алар шулай ук хезмәт базарында мохтажлык зур булган һөнәрләр буенча...
-
Яшәү – үзе батырлык
Дүрт саны төгәл, исән-имин кешеләр инвалидлык коляскасына утырган, кул-аягы имгәнгәннәрнең хәлен бик аңлап бетерми. Безнең кызгануга мохтаҗ түгел алар. Киресенчә, көчле рухлы булулары, тулы канлы тормыш белән зарланмыйча, куанып яшәүләре белән сокландыралар. Азнакай районы инвалидлар җәмгыяте рәисе вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова белән әңгәмәдән соң, моңа кабат инанасың. - Канәгать Кибашевна,...
-
Таянычыбыз – шәфкатьле затлар
Быелның 18 июль көне хәтеребездә мәңгегә уелып калыр, чөнки бу көнне күршеләрнең һәм үзебезнең бөтен ихата-корылмаларыбызны ут ялмап алды. Дистәләгән еллар дәвамында туплаган мөлкәтебез санаулы вакыт эчендә көл-күмер булды. Ярый әле өебезне саклап кала алганнар (үзебез эштә идек). Торыр җиребез бар дип куанабыз. Ике күршене сынар өчен булгандыр инде бу...
-
Балалар диндә тәрбияләнә
Елдан-ел мөселманнар саны арта, мәчетләрдә намаз рәтләре ишәя, мәдрәсәләрдә укучылар күбәя. Яшьләрнең дингә килүе аеруча куандыра. Алар матур гаиләләр кора, тәүфыйклы балалар тәрбияли. Һәркемгә мәгълүм: балалар - безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Азнакай мөхтәсибәте дә балаларга, аларның ата-аналары белән берлектә,...
-
Ата баласы хата булмас
Легендар шәхес Кайдандыр укыганым бар, Галәм киңлекләрендә инде күптән, хәтта моннан берничә гасырлар элек сүнеп таркалган йолдызларның яктысы һаман да яши, ди. Әйе, үзләре сүнгән булса да, нурлары әле һаман безгә килә, кара төннәрдә күгебезне бизи, барыр юлыбызга яктылык сибә икән. Замандашым Зөфәр Газиз улы Шәйдуллинны шул йолдызларның берсенә тиңләр...
-
Болгарга сәяхәт
«Азнакайнефть» идарәсе җитәкчелеге, профком комитеты нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан бертөркем нефтьче ветераннарга бәйрәм бүләге булыр дип Бөек Болгар шәһәренә экскурсия оештырды. 1431 елда бөек Болгар дәүләтенең туфрак белән тигезләнүенә 581ел вакыт үткән. Әмма шәһәр турындагы матур легендалар халык күңелендә әле булса саклана. Болгар 670 елларда Кубрат ханның өлкән улы Байан...
-
Янгын «чыккан»…
Елына ике тапкыр, язын һәм көзен, «Татнефть» ААҖ планы нигезендә «Азнакайнефть» идарәсенең производство һәм техника куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Таһир Шәймәрданов тарафыннан күпләп кеше эшләгән урыннарда янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр оештырыла. Шушы көннәрдә генә чираттагысы узды. Иртәнге якта административ бинада янгынга каршы куелган сигналлар хәрәкәткә килде. Керү ишекләре янында янгын сүндерүчеләрнең...
-
Ул бер дә үзгәрми
"Маяк" газетасында Нәфис Әхмәтнең күршем, ике тапкыр "Почет билгесе" ордены кавалеры Фазыйл Шәмсетдинов хакында язмасын укыдым. Автор аны ничек бар, шулай итеп бик төгәл сурәтли алган! Чыннан да Фазыйл агага 85 яшь бирмәссең дә, ул әле дә яшьләрчә җитез, тынгысыз. Хәтерен генә әйт - әллә кайчан үткән вакыйгаларның һәр мизгелен...
-
Суыкларга әзерме?
Азнакай муниципаль районы торак фонды җылыту сезонына әзер. Һәрбер торак йортның җылыту сезонына хәзерлеге турында паспортлар төзелде. Районда барлыгы 356 күпфатирлы йорт, 24 - сәламәтлек саклау, 106 - мәгариф, 55 - мәдәният, 5 яшьләр, физкультура һәм спорт объектлары бар. Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе буенча коммуналь хезмәтләрне "Водоканалсервис" ААҖ филиалы...
-
Суыкларга әзерме?
Эссе көннәре белән җәйләрне узып, яңгырлы, салкын көзгә дә килеп кердек. Без суыкларны каршыларга әзерме? Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов белән әңгәмәбез шул хакта. - Рәмис Рәисович, азнакайлылар кышын өшемәсме? - Борчылырга кирәкми. Азнакай муниципаль районы торак фонды җылыту сезонына әзер. Һәрбер торак...
-
Гөмбә белән сак булыгыз!
Көз - гөмбә җыю чоры. Әмма гөмбәләрне дә бик белеп кенә җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк шул. «Урман ите»ндә азотлы матдәләр, бигрәк тә аксым күп. Минераль тозлардан фосфорның микъдары гөмбәдә балыктагыдан аз гына калыша. Төрле урманнарда төрле гөмбә үсә. Моны аларның исемнәре дә әйтеп тора. Гөмбәне җыю зур осталык, тәҗрибә,...