6 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Хезмәте белән хөрмәтле коллектив
Нефть һәм газ сәнәгате көне алдыннан "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ җитәкчелеге коллективның җитештерү алдынгыларын һөнәри бәйрәм тантанасына җыйды. Ул шәһәр-район Мәдәният йортында узды. Наил АБДУЛЛИН Җыен делегатларын һөнәри бәйрәмнәре белән җәмгыятьнең башкаручы директоры Илдар Маннапов тәбрикләде, агымдагы елның сигез аенда башкарылган эшләргә йомгак ясады. "Җир катламнарыннан чыгарылган кара алтынның һәр тамчысында сезнең...
-
М.Касыймов – Азнакайның мактаулы гражданины
Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Миргасыйм Касыймовка "Азнакай муниципаль районы мактаулы гражданины" исеме бирелде. Ул газетабыз аша район Советына, аеруча район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга, шулай ук бу эшне оештыручы, башлап йөрүче, Азнакай ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовка зур рәхмәтен белдерә.
-
Пенсионерның торак хокуклары якланды
Азнакай шәһәр судында 1925 елгы Агафья Алаеваның торак шартларын яхшырту мәнфәгатьләрендә шәһәр прокуратурасының гаризасы нигезендә суд утырышы булды. Тикшерү барышында 2006 елда Мәсгут авылы Баһманов урамындагы 18нче йортның яшәү өчен яраксыз булуы ачыкланды. Нәтиҗәдә А. Алаеваны киләчәктә торак йорт белән тәэмин итәргә ышандырып, фельдшер-акушерлык пунктына яшәргә урнаштыралар. Ләкин акча булмау...
-
«Технологик тоташтыру, энергия нәтиҗәлелеген көчәйтү чаралары өчен чыгымнарны субсидияләү» программасы
Программаның максаты: Электр челтәре хуҗалыгы объектларына технологик тоташтыру һәм энергия нәтиҗәлелеген көчәйтү чаралары өчен түләү чыгымнарын өлешчә компенсацияләү. Субсидия түбәндәге шартларга туры килүче юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, инфраструктура оешмалары: Татарстан Республикасы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы һәм теркәлгән эшмәкәрләр; «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше турында» 24.07.2007 ел 209...