5 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Сау бул, җәй! Исәнме, мәктәп!
Шимбә, 1 сентябрьдә, барлык мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлады. Айгөл Шәрипова Азнакай 7 нче урта мәктәбе укучылары да яңа белем һәм кичерешләр "диңгезенә чумарга" тантаналы линейкага җыйналды. "Бу - безнең 21 нче Белем көне", - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Рәфкать Мөгътәсимов. Ул яңа укытучылар белән таныштырды. Беренче сыйныфка 58 бала...
-
Җылыту сезонына күп калмый, әзер торыйк
Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин сирәк була торган вакыйгадан - чып-чын ир-егетләргә хас батырлык үрнәге күрсәткән Р. Мотыйгуллинга һәм шундый кыю, кешелекле егет үстергән әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткереп башлады, истәлек бүләге тапшырды. Аннары район җитәкчесе хезмәт ветераннары-юбилярларны котлады. Шулай ук ул Азнакай шәһәренең 25 еллыгын, Республика...
-
Батырлыкка урын бар
Яу кырында гына түгел, батырлыкка тыныч тормышта да урын бар. Әнә, Азнакайдагы 7 нче мәктәптә уку елы башыннан беренче линейкага җыелган көнне үк 10нчы сыйныфта укучы сабакташлары Мотыйгуллин Романның батырлык гамәле кылуын белеп, аның өчен горурлык, соклану хисләре кичерделәр. Шулай булмыйча, аларның мәктәбендә өр-яңа батыр барлыкка килде бит. ... Ул...
-
Дагестанлылар иминлеген саклады
20 август көнне Казанның Үзәк тимер юл вокзалында Төньяк Кавказда озак вакытка сузылган командировкадан әйләнеп кайтучы Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җыелма отряды сугышчыларын каршы алдылар. Бирегә ТР буенча Эчке эшләр министры вазифаларын башкаручы Рафаил Гыйльманов, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибен саклау буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, ТР...
-
Чүплек чүп мәсьәлә түгел
Бу көннәрдә район эшмәкәрләр советының чираттагы утырышы узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова алып барды. Көнкүреш калдыкларын чыгару һәм реклама эшчәнлеге - киңәшмәдә иң актуаль мәсьәләләр булды. Кайбер эшмәкәрләрнең көнкүреш калдыкларын җәмәгатьчелек контейнерларына ташлау очраклары күзәтелә. Ләкин эшмәкәрләр өчен чүп ташлауның үз кагыйдәләре бар һәм...
-
Яңгыр да комачауламады
Район җитәкчелеге, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие, ширкәт җитәкчеләренең халык белән очрашуларының чираттагысы Гурьянов урамы 3а, 3 йортларда яшәүчеләр белән булды. Коеп яуган яңгырга да карамастан, халык күп җыелган иде һәм аларның сорау-тәкъдимнәре дә күп булды. Иң борчыганы: капиталь ремонттан соң вентиляцияләрнең тиешенчә эшләмәве. Биредә яшәүчеләр шулай ук квартал эчендәге юлларның...
-
Аяз көннәрнең кадерен белик!
Карабодай, рапсны исәпкә алмаганда, районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшләре тәмамланды. Аяз көннәрнең кадерен белеп, бу атнада карабодайны тулысынча җыеп алу бурычы тора. Бүгенге көндә хуҗалыклар тиешле технологияләрне саклап, үзвакытында сыйфатлы итеп көзге чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен бар тырышлыгын куя. Табигать тә миһербаныннан ташламый: шифалы яңгырлар да явып...
-
Азнакай яңалыклары
7 сентябрьдә Р.Ишкәев исемендәге ял паркында "Әбиләр чуагы" бәйрәме үткәрелә. Матур традициягә әверелгән көзге бәйрәмебезгә барыгызны да көтеп калабыз. Программада: күңелле концерт, күмәк уеннар, җыр-биюләр, аттракционнарда күңел ачу, тынлы оркестр чыгышы һ.б. Тамашабыз 14.00 сәгатьтә башлана. Килегез, бергәләп бәйрәм итик! Район-шәһәр ветераннар советы *** 29 август көнне Казанда Татарстан Республикасы...