15 август 2012 яңалыклары
-
“Татмедиа” ААҖдә - яңа җитәкче.
Бүген иртә белән Казанда Декабристлар урамында урнашкан "Татмедиа" ААҖ бинасында акционер җәмгыятьнең генераль директорын тәкъдим итү булды. Ул - Ирек Миннәхмәтов. Республика ММЧ җитәкчеләренә "Татмедиа" ААҖнең яңа җитәкчесен ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Тантанада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов катнашты. Исегезгә төшерик, бу көнгә...
-
Нигә балык тоту түләүле?
Яшь чакларны искә төшереп, бер балык тотып кайтыйм әле дип буага барсам, якын җибәрмәделәр. "Безнең шәхси милек бу, акча түләп тотыгыз," - диделәр. Шаккатып кайттым. Бу ни хәл? Рахман Г. Әлеге хатка район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Х.Шәмсетдиновтан түбәндәге җавап алынды: "Ил базар икътисадына күчкәч, көнкүрешебезгә "шәхси милек" төшенчәсе...
-
Хезмәттә үткән гомер
Татарстанда нефть чыгарыла башлау республикада гына түгел, бөтен ил тарихында зур вакыйга, икътисади әһәмияткә ия чор булды. Сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызуда безнең төбәк нефте дә зур роль уйнады. Әмма аны табу һәм чыгару - үтә дә катлаулы процесс, зур чыгымнар, кеше көче, махсус белем таләп итә торган тармак. Шуңа да...
-
Көн туса яңа хәбәр
Кичә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үткәргән киңәшмәдә сүз нигездә халыкның тормыш-көнкүреш шартлары турында барды. Анда халыкка хезмәт күрсәтүче шәһәр оешма-предприятиеләре, ТСЖ житәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә гражданнардан кергән шикаятьләр, кимчелекләрне бетерү хакында да эшлекле сөйләшү булды. Алар арасында кабельле телевидение, почта, полиция, ТСЖ хезмәтенә кагылышлылары да бар. Берничә шикаять кибетләргә...
-
Хезмәт Герое – басуда
Урак чорында игенчеләребез өлкән буын, тәҗрибәле ветераннарыбызның киңәшләренә мохтаҗ. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Гомумән, бар тормышын авылга, игенчелеккә багышлаган кеше бу чорда тыныч кына өендә утыра аламы? Әнә инде 80 яшен түгәрәкләп килүче игенче - ветеран, Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримов та бу көннәрдә басудан кайтып та керми. - Элек хәтерлим,...
-
Санаулы гына көннәр калды
Бүгенге көндә арпа, борчак, көзге арыш һәм бодай культуралары тулысынча җыеп алынды. Районда төп көч һәм игътибар язгы бодайны җыйнауга юнәлдерелгән. Шулай ук карабодайны егарга кирәк. Табигать моңа кадәр урып-җыю эше белән мәшгуль игенчегә карата мәрхәмәтле булды. Ләкин синоптиклар якындагы көннәрдә яңгырлар да вәгъдә итә. Шуңа да алтын бәясенә торган...
-
Әйтер сүзләре күп җыелган...
Район җитәкчелеге, район башкарма комитетына караган идарә-бүлек белгечләренең авыл җирлекләрендә, Актүбә эшчеләр бистәсендә, шәһәр кварталларында халык белән очрашулары даими төс алды. Бу ике як өчен дә файдалы гамәлнең чираттагысы 10 август көнне шәһәрнең Ленин, Алиш, Хәсәнов урамнарындагы йортлар уртасына урнашкан 26 нчы кварталда узды. ...Көндезге эш сәгате яңа гына тәмамланган...